«Ел инженеры-2023» бәйгесендә 300ләп белгеч катнашачак

«Ел инженеры-2023» VI республика бәйгесенә гаризалар кабул итү 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда республика сәнәгатенең төрле тармакларыннан 300гә якын белгеч катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының (КХТИ) социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

Әлеге университет – бәйгене оештыручыларның берсе.
Исегезгә төшерәбез: конкурс инженер һөнәрләрен популярлаштыруны күздә тота. Ул сәнәгатьнең барлык өлкәләренә дә кагыла. Әйтик, машина төзелеше, радиоэлектроника, приборлар төзү, транспорт һәм юл хуҗалыгы, медицина һәм башка юнәлешләр. Бәйге өч төркем: булачак инженерлар, ягъни шушы юнәлештә белем алучы студентлар, 35 яшькә кадәрге һәм 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар өчен оештырыла.
Конкурс ике этапны үз эченә ала. Башта экспертлар иң яхшы гаризаларны сайлап алачак. Аннан катнашучыларны Казанда узачак семинарда көтәләр. Анда аларга мастер-класслар күрсәтәчәкләр. Шуннан соң тестлар үтеп, үз хезмәтләрен якларга туры киләчәк.
– Россия бәйгесендә катнашу түләүле булса, бездә бушлай, – диде белгечләр. Шуңа күрә катнашучылар күбрәк булыр, дип уйлыйлар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Проектларын инвесторларга тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, җиңүчеләр «Сколково» үзәгендә стажировка үтәчәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү