ВИДЕО: Татарстан җырчысы «Россия 1» телеканалындагы тапшыруда ярымфиналга үтте

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов «Россия 1» телеканалында Сергей Лазарев һәм Николай Басковның «Ну-ка, все вместе!» шоуы ярымфиналына чыкты.

Башта ул Александр Пахмутованың «Нежность» җырын җырлады, 92 балл алды һәм алга таба узды. Шуннан соң баттлда Татарстан җырчысы Il Mare Calmo della Sera дебют альбомыннан Caruso композициясен башкарды. Шулай итеп, Сөләйманов 96 балл җыйды һәм ярышның бу этабында җиңү яулады.


Фикер өстәү