Без бел(мә)гән тарих: Казаныбыз ничек барлыкка килгән?

Октябрь аенда без Казан ханлыгының юкка чыгуы турында искә алмый калмыйбыз. Бай тарихыбызның бигрәкләр дә күңелгә тия торган чоры бит. Ә менә «Шәрык башкаласы» дип йөртелгән Казаныбыз ничек барлыкка килгән, нинди булган, нәрсәсе белән җәлеп иткән? Бер караганда бу сорауларга җавапларны без беләбез дә, әмма күбесен белмибез дә кебек. Тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин белән шул хакта сөйләшәбез.

– Фаяз Шәрипович, Казан ханлыгы барлыкка килгәнче, бу җирләрдә ниләр булып яткан? Кемнәр яшәгән?

– Бу җирләрдә Алтын Урдага бәйсез рәвештә, мөстәкыйль тормышы белән тыныч кына Казан кенәзлеге яшәп яткан. Аның тарихында борылыш чоры 1437 елда башлана. Алтын Урда тәхетеннән куылган Олуг Мөхәммәд хан, Кырымдагы биләмәләрен ташлап, Мәскәү Русеның көньяк-көнбатыш чигендәге Ока елгасы янына урнашкан Белёв шәһәрен ала һәм Урта Иделдә, Казан кенәзлеге нигезендә яңа дәүләт төзергә омтыла. Тик ул планын тормышка ашырырга өлгерми, 1445 елда Курмыш шәһәрендә вафат була. Рус елъязмачылары хәбәр иткәнчә, шул ук елның көзендә Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт Казанны яулап ала, үзе патшалык итә башлый. Бу елъязмага ышансаң, Казан җире халыклары – нигездә элеккеге болгарлар һәм аларның нәсел-нәсәпләре, Идел-Урал буе финнары, ягъни хәзерге мари һәм удмуртларның ата-бабалары, чуашлар, башкортлар һәм  Алтын Урданың төрле төбәкләреннән күчеп утырган кешеләр – барысы да Казанда Мәхмүт ханның хакимлек итә башлавын сөенеп каршы алганнар.

Уналтынчы гасыр Казаны нинди булган? «Шәрык башкаласы» дигән исемгә җисеме туры килгәндер, дип уйлыйк.

– Халыкара сәүдә үзәге буларак, Шәрык һәм Көнбатыш Европа илләрендә дә билгеле булган ханлык башкаласы Казан артык зур шәһәр булмаган. Аның тау башында урнашкан һәм көчле ныгытмалар белән уратып алынган өлеше (кирмән) якынча 10 гектар мәйданны биләп торган. Шул заман кешеләре: «Казан ныгытмасы бик нык – таш тау кебек», – дип язып калдырганнар. Казансу һәм Болак ягыннан әлеге стеналарның калынлыгы 5–6 метрга җиткән. Ул урыннар һичкем дә ала алмаслык булып саналган. Кирмән стеналарында башнялар һәм капкалар да булган. Төньяк өлешендә ак таштан салынган һәм тәбәнәк кенә стена белән ныгытылган хөкүмәт резиденциясе урнашкан. Хан сарае матурлыгы һәм архитектурасының камиллеге ягыннан аерылып торган. 1565–1568 елларда төзелгән «Теркәү китабы»нда күрсәтелгәнчә, Хан сарае каршында соңгы елларда археологлар тарафыннан тикшерелгән «Зур пулат» исемле ак ташлы бина урнашкан. Хәзерге Сөембикә манарасы янында Хан һәм, тагын да ерактарак, Нур-Али мәчетләре калкып торган. Хан мәчете янында гына ханнар зираты барлыкка килгән. Археологлар казып тикшергән таш төрбәдә Мәхмүт (1464 елда вафат) һәм Мөхәммәт-Әмин (1518 елда вафат) исемле ханнарның каберләре табылды.

Хан резиденциясе каршында, әмма аннан читтәрәк урнашкан мәйданда шәһәрнең мөселман руханилары башлыгы, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь Кол Шәриф исеме белән аталган сигез манаралы Җәмигъ мәчете һәм ул заманнарда югары мәктәп вазыйфасын үтәгән мәдрәсә эшләп торган. Археологлар аның хәрабәләрен Благовещение соборы каршындагы бакчада таптылар. Мәчет нигезе астына 1552 елның фаҗигале көзендә зур гына ике акча хәзинәсе күмеп куйганнар. Ул хәзинәләрнең берсендә Мәскәү, Псков, Тверь, Рязань, Можайск һәм кайбер башка рус шәһәрләрендә сугылган 1449 көмеш тәңкә, икенчесендә күн янчыкка төрелгән 556 тәңкә ята яшерелгән.

Кирмәннең соңрак «Туп ишегалды» («Пушечный двор») дип аталган төньяк-көнбатыш өлешендә хәрби гарнизон, корал остаханәләре һәм сугыш кирәк-яраклары арсеналы урнашкан була. Казан кирмәненең калган территориясен дәүләт идарәсенә якын торган аксөякләрнең, замандашлары язганча, «бик матур һәм гаҗәпләнүгә лаек» бай утарлары биләп торган, сарай хезмәткәрләре яши торган гади генә йортлар, ашлык саклау амбарлары тезелеп киткән. Ханлык чорында шәһәр бистәсе дә кереп-чыгып йөрү өчен 9–10 башнясы булган имән диварлар белән әйләндереп алына. Ныгытмалар 3–4 метр биеклектәге балчык калкулыклар өстенә бер-берсенә терәтеп утыртылган агач буралардан гыйбарәт булган. Буралар эченә туфрак һәм эреле-ваклы таш тутырганнар.

 – Сәүдәгәрләр башкалабызга юкка гына агылмагандыр. Димәк, борынгы бабаларыбыз менә дигән һөнәр осталары булган?

– Бистәнең Казансуга якын өлешендә кара һәм төсле металл кою мичләре, тимерчеләрнең, чүлмәкчеләрнең, тире-күн эшкәртүчеләрнең күпсанлы остаханәләре, ә Болак тирәсендә Таһир мунчасы урнашкан була. Хәзерге Үзәк стадионга каршы якта, элеккеге Ташаяк урамы тирәсендә, даими эшләп торучы зур гына базар булган.

Башка урыннарны гади агач йортларда яшәүче шәһәр кешеләре, сәүдәгәрләрнең һәм һөнәрчеләрнең утарлары алып торган. Алар арасында мөлкәтле кешеләрнең, бай сәүдәгәрләрнең агач бүрәнәләрдән, сирәк булса да кирпечтән салынган, шул заман кешеләре язганча, икешәр катлы «гаҗәпләндерерлек матур» йортлары аерылып торган.  Мөселман шәһәрен диварлары төсле чынаяк плитәләр белән капланган мәчетләр һәм аларның югарыга омтылган манараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шул мәчетләре бит инде шәһәргә үзенә бер төрле матурлык биреп торган һәм чит ил кешеләре аны «искиткеч шәһәр», «Шәрык башкаласы» дип атаганнар.

Шәһәрнең төп өлеше, әлбәттә, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр бистәсеннән гыйбарәт булган. Ул көнбатыштан – Болак елгасы, көнчыгыштан – Кара, Ак, Мунча, Шакшы (Поганое) күлләре, көньяктан исә хәзерге Лобачевский һәм Астрономия урамнары белән чикләнгән 60 гектар чамасы мәйданны биләп торган. Кызганыч, археологик казулар вакытында һөнәрче остаханәләре бик сирәк очрый, әмма алар кулланган инструментлар һәм шул остаханәләрдә җитештерелгән әзер продукция – тимерчеләр ясаган хезмәт һәм сугыш кораллары, күптөрле көнкүреш кирәк-яраклары, бакырчылар ясаган комганнар һәм кувшиннар, зәркән осталары җитештергән алтын-көмеш бизәнү әйберләре, күнчеләр теккән аяк киемнәре, ук савытлары археологик табылдыклар арасында еш очрый. Чүлмәкчеләр аеруча оста һөнәр ияләре саналган. Алар эшләгән югары сыйфатлы балчык савыт-саба һәм кош-хайван сурәтендәге уенчыклар матур формалары, үзенчәлекле бизәкләре белән аерылып торган. Хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре ясаганда, зәркәнчеләр бакырга, алтын-көмешкә чокып рәсем төшерү, кыйммәтле ташлар кую, металл үрү кебек катлаулы ысуллар кулланганнар. Алтын-көмеш әйберләр хан сараена аруча күп кирәк булган. Замандашлары язганча, һәр яңа хан үзенә кыйммәтле таҗ, алтын-көмештән савыт-саба эшләткән, кыйммәтле кием-салым тектергән. Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында сакланган уникаль «Казан бүреге» кешеләрдә бүген дә зур соклану уята. Аны XVI гасырның беренче яртысындагы татар зәркән сәнгатенең гүзәл үрнәге дип атарга мөмкин.

Һөнәрчеләр арасында төзелеш белән мәшгуль кешеләр аерым бер төркем тәшкил иткән. Алар патша пулатлары һәм биек манаралы мәчетләр салучылар гына түгел, ә төрле төстәге кирпечләр, матур бизәкле гипс плитәләр эшләүче осталар да булганнар. Таш кисүчеләрнең байлар заказы буенча искиткеч матур итеп эшләнгән, матур каллиграфия белән гарәпчә текстлар язылган кабер ташлары безне әле дә хәйран калдыра.

Казан ханлыгы икътисадында сәүдә, бигрәк тә тышкы сәүдә зур роль уйнаган. Татар сәүдәгәрләре Мәскәү Русе, Кавказ һәм Урта Азия, хәтта Көнбатыш Европа илләре белән тыгыз элемтәдә торганнар. Иделнең Казанга якын Кунаклар утравында ел саен даны еракларга таралган Казан ярминкәсе уздырылган.

Кыскасы, Казанда тормыш дәрәҗәсе шактый югары булган. Бу аңа бай һәм мул тормышлы дигән дан китергән. Ул, чыннан да, атаклы Шәрык шәһәрләренә охшап торган. Әмма, дөрес әйтәсез, мондый тарихны халык белми, туристларга да җиткерелми. Бу юнәлештә эшләрне башларга да, дәвам иттерергә дә кирәк, әлбәттә. Мәсәлән, Таһир мунчасының, кирмәннән кала башка биләмәләр уратып алынган урыннарда башняларның кайда торганлыгы билгеле. Бу хакта хәтта мәгълүматлар язып кую да зур кызыксыну уятыр иде.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү