Ришат Фазлыйәхмәтов: «Минеке булгач, минеке инде!»

Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрләренең берсендә уйлары белән уртаклаша.

«Сайра, сайра әле, сандугач», – дип моңланып, сандугачымны сагынып утырмыш… Очты да китте бит. Кире кайтырмы, әллә моңнарын башкага бүләк итәрме дигән уйлар да чуала.
Әһә, бүләк иттерермен ди, хәзер! Минеке булгач, минеке инде, все! Мин – үз дигәнемә ирешә торган кеше. Әйттем икән, шулай булсын өчен бөтен көчемне куячакмын», — дигән ул.

Исегездәдер, күптән түгел ул тормыш иптәше белән араларын өзүләре турында хәбәр иткән иде.

Әлеге постта исә Ришат яңа җырын тәкъдим итә.

«Җырга килгәндә, бу – күңел түреннән чыккан җыр. Артыгын язып тору кирәкмәстер. Аннан соң шуны да әйтәсе килә: үз сандугачларыгызны яныгыздан очырмагыз, саклагыз», – ди ул.


Ришат Фазлыйәхмәтов: «Минеке булгач, минеке инде!»” язмасына фикерләр

  1. Узенне узен эллэ кемгэ куйма, барда яхшы булыр. Борынынны бер аз тошер.

Фикер өстәү