Яңа елга кадәр карбызны ничек сакларга?

Яңа елда кунакларны гадәти булмаган сый белән дә сөендерәсе килә. Минем шундый сыем – карбыз.

Моның өчен 4–5 килодан артмаганын сатып алырга тырышам. Әлбәттә, кабыгына бернинди дә зыян килмәгәнен. Аны 1–5 градус температурада, ягъни нәүрәптә яки ябык балконда сакларга кирәк. Карбызны тукыма капчыкка салып, идәнгә тимәслек итеп элеп куям. Нәүрәпнең җилләткеч торбалары булса, карбыз бозылмый.

Икенче ысулы да бар. Агач тартма төбенә кимендә 10 см калынлыкта ком җәелә. Карбыз тартма кырыйларына тиеп тормаслык итеп урнаштырыла. Буш калган урыннарына ком тутырыла. Ләкин төеп түгел. Ком урынына ашлык яки салам кулланырга да мөмкин. Ком яки ашлык-мазар юк икән, мәче бәдрәфе өчен чыгарыла торган гранула да ярап торачак. Болай эшләгәндә, карбыз дым сеңдермичә, бик яхшы саклана.

Сәвия Нәбиуллина


Фикер өстәү