«Шәрык базары» төрки эстрада фестивале быел өченче тапкыр уздырыла

«Шәрык базары» төрки эстрада фестивале быел өченче тапкыр уздырыла. Фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, былтыр фестиваль кысаларында бер гала-концерт кына булса, быел 7 чара үткәреләчәк һәм 40 милләт вәкилләре катнашачак.

«Фестивальнең тантаналы ачылышы 20 ноябрьдә Казан Ратушасында узачак. Фестиваль кысаларында «Ялла» төркеменең Татарстан буенча беренче гастрольләре оештырыла. 24 октябрь көнне Казанда Башкортстан республикасы көннәре үткәрелә. 27 октябрьдә фестиваль гала-концерт белән тәмамлана», — дип белдерде продюсер.

«Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында бик күп чаралар уза. «Көнчыгыш базары» алар арасында аерым урын алып тора. Фестиваль хәзерге сәясәт шартларында аеруча әһәмиятле. Бу төрки илләрне берләштерүче зур вакыйга», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Шәрык базары» төрле төрки илләрдән, төбәкләрдән килгән эстрада артистларының бердәм мәйданы булып тора.


Фикер өстәү