Бурсык авылының мәчетендә бәйрәм узган

Башкортстанның Шаран районы Бурсык авылының мәчетендә матур бәйрәм узган. Аны мәчетнең 10 еллыгына багышлап уздырганнар.

– Мәчетебезгә күрше-тирә авыллардан имам-хатыйплар чакырылган иде. Башта авылыбыз мулласы мәчетнең тарихы белән таныштырды Аннан соң Октябрский шәһәреннән килгән Рөстәм хәзрәт вәгазьләр укыды, – дип хәбәр итә газетабыз дусты Фирдәүсинә апа. – Аннары җыйнаулашып җомга намазы укыдык. Бәрәм чәй табыны артында тәмамланды. Өйдән алып килгән тәмле ризыклар белән сыйландык. Мондый бәйрәмне уздырган авылдашларыма зур рәхмәт. Киләчәктә дә матур очрашулар күп булсын!


Фикер өстәү