Җир кешесе. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Җир кешесе. Гади генә бу сүзнең асылына төшенеп, кемнәр турында сүз барлыгына инанган, аларның эш-гамәлләрен, ризык җитештерүдә тоткан рольләрен барлаган мәлдә әлеге сүзтезмәгә ни дәрәҗәдә тирән мәгънә салынганын аңлыйсың. Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җиргә бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Күпереп пешкән икмәк табыннарыбызда урын алганга кадәр күпме хезмәт куела, күпме маңгай тире түгелә! Шуңа күрә бүгенге сәхифәбездә сүзне төп кунакларга – авылның алтын баганаларына бирәбез. 

 

Илүзә Шәрәфиева

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны:

«Шыгай» фермасы терлекчесе (Апас районы).

Хезмәт стажы:

34 ел.

Ни өчен авыл?

Шәһәргә дә китеп карадым, ләкин аннан тиз әйләнеп кайттым мин. Олы бала буларак, аннан кайтуга ук колхозга эшкә чыктым. Шуннан бирле гел ферма тирәсендә: таналар да карадым, үгезләр дә симерттем, терлекләргә азык бирүне дә контрольдә тоттым. Иремнең төп нигезендә яшибез. Абзар тутырып мал-туар асрыйбыз. Кая монда шәһәр турында уйлау?!

Эшегездә нәрсә рухландыра?

Соңгы ун елда яңа туган бозаулар карыйм. Ике кешегә 100–160лап тирәсе бозавыбыз бар. Аларны 4–5 айга кадәр үстереп бирәбез. Бик җаваплы эш. Бозауларны бала караган кебек тәрбиялибез. Көндез туса да, төнлә туса да, вакытында угызын эчерергә кирәк. Авырсалар, җитлекми яки авыру тусалар, борчылам, әлбәттә. Үземнең эш тәҗрибәмдә борынсыз, ярты авыз белән туган бозау да булды. Аны да кадерләп үстереп, исән-сау озаттык. Аяклары кәкре туганнары да бар. Аларын да яхшылап карыйбыз. Әле менә шушы көннәрдә бер бозавыбыз җитлекми туды. Бик кечкенә инде. Өйгә кайткач та истән чыкмый бит, эш вакыты булмаса да, барып, хәлен белеп кайттым. Ирем дә: «Шул фермадан кайтмыйсың инде», – дип сүгә. Балалар үскәнен дә күрми калдым.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме?

Бар! Хөрмәт булмаса, болай очынып эшләп йөреп булыр идеме икән? Безгә инде күп тә кирәкми. Диплом-медальләре, министрлыкның мактау грамоталарын да бирделәр. Җитәкчеләрнең мактау сүзләрен ишетү дә үсендерә. Әле менә кичә генә «Татарстанның атказанган терлекчесе» исемен бирделәр. Соңгы берничә елда хезмәт хаклары бик күтәрелде. Бозауларны исән-сау тәрбияләгәнгә, акчаны да яхшы алабыз.

Күңелегезне нәрсә төшерә?

Фермалар бетү. Күрше-тирә авылларда бер ферма да калмады, барысы да безгә килеп эшли. Зур авылларда да фермаларның ишекләренә кадак кагылды. Безнеке дә тора-бара барыбер бетәр инде, дип борчылабыз. Быел терлек азыгын да азрак салдылар. Әлегә сөенә-сөенә эшкә йөрибез, эшсез калсак нишләрбез? Быел мәктәпне яптылар, яшьләр юк. Безнең буын – фермада соңгы могиканнар.

 

Нәфыйк Хөсәенов 

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны:

Вахит исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.

Хезмәт стажы: 43 ел.

Ни өчен авыл?

Аны бөтен җаным белән яратканга күрә. Әле дә авылдан китсәм, ике-өч көннән сагына башлыйм. Җирен дә, һавасын да, табигатен дә. Авылда рәхәтләнеп күкрәк тутырып сулап була. Кая барсаң да, таныш йөзләр, үз кешеләр.

Эшегездә нәрсә рухландыра?

Эшнең дөрес оештырылып, тәртип белән баруы. Бездә халык аз гына яңгыр яумаса да, зарлана башлый. Ләкин быел да зарланырлык бер сәбәп тә күрмим. Яңгыр булмаса да, узган елдан калган дым, яңа технологияләр, көчле техника белән елны матур гына чыктык. Ашлыгын да, терлек азыгын да хуҗалыкка да, халыкка да җитәрлек әзерли алдык.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме?

Әлегә зарланып булмый, эшләгәнне күрәләр. Төпләнеп эшләгәнгә күрә, нәтиҗәсе дә, күрсәткече дә бар. Кешеләр белән дә уртак тел табып эшлибез. Шуңа күрә эшебез дә яхшы барадыр, дип уйлыйм. Кешенекеннән ким булса, борчылабыз. Күрше районнардан, колхозлардан калышасы килми дип, ак көнләшү белән үҗәтләнеп эшлибез. Үземә әле генә Россиянең «Дуслык» орденын бирделәр. Җир кешесенә хөрмәт шуннан да күренә инде.      

Күңелегезне нәрсә төшерә?

Авыл хуҗалыгында иткә, сөткә, ашлыкка яхшы бәя булса, безгә башка берни кирәкми. Кешегә яхшы хезмәт хаклары биреп, яшәр өчен матур шартлар тудырсак, авылдан кеше дә китмәс. Безнең якларда бу яктан зарланып булмый.

 

Наил Касыймов

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны:

«Алан» җәмгыяте механизаторы (Теләче районы).

Хезмәт стажы:

45 ел.

Ни өчен авыл?

Аланда тудым, Аланда үстем, гомер буе шушында хезмәт иттем. Безнең заманда бар кеше дә диярлек авылда кала иде. Ләкин хәзер дә мин шәһәрне түгел, авылны сайлар идем. Башка тормышны күз алдына да китермим.

Эшегездә нәрсә рухландыра?

Кайда трактор хезмәте кирәк – мин шунда. Шуңа күрү мине тракторның ватылмыйча эшләве дә сөендерә. Эшемнең бар өлешен дә яратам.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме?

Эшләгән кешегә җитә. Авыл хуҗалыгында хөрмәтне эшләп кенә казанып була. Техниканы карасаң, эшеңдә тәртип булса, бәялиләр. Мин булганыннан канәгать, иң мөһиме саулык булсын. Эшләү дәверендә диплом-бүләкләрен дә, атказанган исемнәрен дә алдык. Хезмәт хакының артыгын бирә дә алмыйлар, чөнки без җитештергән продукциянең бәясе юк бит. Сөт бәяләре төште, нәтиҗәдә авылларда сыерларны иткә җибәрә башладылар.

Күңелегезне нәрсә төшерә?

Авыл хуҗалыгында яшьләр калмый. Эшчеләрне читтән эзлиләр бит. Бәлки яшьләрне йортлар салып җәлеп итәргә кирәктер? Торыр урыны хәл ителеп, бер төпләнеп калган кешенең, бәлки, кабат шәһәргә чыгып китәсе килмәс иде? Хезмәт хакын күтәрми торып, хезмәт кешесенең хәле үзгәрмәячәк.

 

Мансур Шәйхетдинов

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны:

«Олы Кариле» җәмгыятендә агроном (Кама Тамагы районы).

Хезмәт стажы:

46 ел.

Ни өчен авыл?

Без яшь чакта тракторчы, шофер булу дәрәҗәле хезмәт иде. 10 нчы сыйныфны бетергәндә үк тракторчы-машинист таныклыгын алдык, шунда ук эшли дә башладык. Коммунизм төзибез, дип ялкынланып эшләгән «юләр» чаклар. Ул еллардан соң дөньялар йөзгә төрләнде, хәзер инде авылда яшәү үзе бер рәхәт. Газы, юлы бар, техника үзгәрде, кул хезмәте бетте.

Эшегездә нәрсә рухландыра?

Быелгы уңыш тыйнак булды. Шулай да уҗымнардан – гектарыннан 30 центнер, язгы культуралардан 20 центнер җыеп ала алдык. Чәчкән, тырышканның нәтиҗәсен күрү күңелне күтәрә.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме?

Хезмәтне күрәләр, зарланып булмый.

Күңелегезне нәрсә төшерә?

Крестьянны аны һәрвакыт: «Бүген булмаса, иртәгә булыр», – дигән өмет яшәтә. Авыл хуҗалыгында түләү әллә ни юк, чөнки продукциясенең бәясе начар. Аннан соң бәяләр аермасы зур булу күңелне кыра. Ягулык, техника хаклары әллә ничә тапкыр артса да, яхшы ашлык бәясе һаман да шул 10 сум килеш тора.

 

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү