Риман Гыйлемханов: Күкрәгенә медальләр тагып, авылга «Кемсыңыл» кайтып кергән…

Безнең якта сөйләм теле шактый үзгә. Сүзләрне, интонацияне бераз гына үзгәртеп, әйтәсен гади генә итеп әйтәләр дә бирәләр.

Илдус – аю кебек зур гәүдәле егет, шуңа күрә аңа «Аю» кушаматы тагылу табигый, «Аю Илдусы» дисең дә, фамилиясен дә, кем малае икәнен дә әйтеп торасы юк. Ә хатыны Мөршидә бик бәләкәй, юка гәүдәле, җил катырак исеп куйса, очар да китәр төсле. Шуңа карамастан авылда, Аю Илдусы хатынына ышыкланып яши икән, Мөршидәдән коты оча икән, дигән сүзләр йөри. Кайвакыт авыл егетләре: «Әнә хатының килә», – дип, аны куркытмакчы да булалар, ә Аю Илдусы сер бирми, өстән аска карап, эре генә итеп: «Килсә ни, кем соң ыл», – дип кенә куя. Кешечә, дөрес итеп: «Кем соң ул», – дими, авызын иренеп кенә ача, иреннәрен бераз чалшайта да, авыз кырыенда калган кечкенә генә ярыктан сүзләрне жәлләп, кысып-кысып кына чыгара. Янәсе, сезгә тел әрәм итеп тормыйм әле.

Зур гәүдәлеләргә хас киң күңелле егет Аю Илдусы. Авыл егетләре  аның турында төрле имеш-мимешләр дә тараткалыйлар. Мәсәлән: «Беркөнне Мөршидә Аюын тотып ярган икән…» – кебек сүзләр тарату алар өчен берни дә тормый. Бу сүзләр Илдуска да барып җитми калмый, әлбәттә. Ә ул һәрвакыттагыча иреннәрен чалшайта да: «Мине тотып ярырга кем сың ыл», – дип кенә куя. Аның бу сүзләре инде «Аю» кушаматын кысрыклап чыгарган да кушаматка әйләнгән. Ягъни «Кемсыңыл» дисәләр, кем турыда сүз барганын бөтен авыл белә.

Соңгы араларда аның турында ың-шың ишетелми башлады. Баксаң, егетебез, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән булган икән. Әйтүләренчә: «Башкалар китә, алар кем сың? Мин кемнән ким?» – дигән дә, Мөршидәсен кочаклап үпкән, көтәргә кушып киткән дә барган ди. Үзе булмагач, аның турында имеш-мимешләр дә тукталып калды. Әмма беркөнне авыл янә ду килә башлаган. Күкрәгенә медальләр тагып, авылга «Кемсыңыл» кайтып кергән. Мин үзен күрмәгән идем әле, тик озынколак хәбәрләргә караганда, яраларым төзәлгәч, тагын китәм, дип әйткән ди. Ә Мөршидәсе каршы икән. «Анда япа-ялгызыңны җибәрергә мин җүләр түгел», – ди. Әле сүзләренә өстәп: «Китсәң, мине дә алып кит, я булмаса салкын дәрья суларына салып кит», – дип җырлап та куя имеш. Әлбәттә, монысы – чыннан да, имеш-мимеш инде, авыл халкы үзеннән өстәп сөйләргә бик ярата бит ул, ә «Кемсыңыл» һәрвакыттагыча аз сүзле, иреннәрен чалшайтып, бераз киная белән көлемсерәп кенә сөйләшер: «Марҗалар янына барырга, кемсың алар», – дип куяр. Медальләре турында сораша башлагач та: «Бирделәр инде», –диюдән артыгын әйтмәс. Нинди батырлыклар күрсәтүе турында да җәелеп китеп сөйләмәс.

Бер дустым: «Ир кеше күкрәгенең бер ягында – куян, икенче ягында арыслан ятар, кайсын уятасың бит!» – дияргә ярата иде. Ә Илдусның күкрәгендә куянга урын булмагандыр. Аңа арыслан гына сыйгандыр дип уйлыйм. Аның белән очрашып, бераз гына сөйләшеп утырган идек. «Гел алгы сызыкта йөргәнсең, бик куркыныч булмадымы?» – дип сорагач та, иреннәрен бераз чалшайтып: «Куркырга, кемсың алар», – дип кенә куйды.

– Дәваланып аякка баскач, тагын китәргә җыенасың икән.

– Мөршидә нәрсә дияр бит.

Шулай диде дә, ихлас күңелдән көлеп җибәрде. Аңа Мөршидә белән мин дә кушылдык. Җитди, куркыныч нәрсәләр турында сөйләшсәк тә, күңелләрдә ниндидер бер рәхәтлек, җиңеллек хисе бар кебек иде. Безнең татар юкка гына: «Кайгыларга баш имә, кайгыларга башың исәң, рәхәт яшәрмен димә», – дип җырламый шул.

Иң авыр чакларда да уен-көлке кыстырып сөйләшә белү – үзе бер батырлык дип уйлыйм. Героем «Кемсыңыл» да шундыйлардан.

Язганнарым кайчак уйдырма кебек тоелып китәр. Тик мин уйларны һавадан чүпләмим, үзем күргән, үзем ишеткән, үзем белгәннәрне генә язам. Дөрес, кайчак бераз бизәкләр, аерым сюжетлар да өстәргә туры килә инде, тик алар хакыйкатьнең асылына зыян китерми.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү