«Дөнья – алар кулында»: әтиләрнең кадере бармы, сүзләре үтәме, үрнәк була беләләрме?

Аларга матур сүзләрне күбрәк әйтерләр, бүләкләр бирерләр. Бәлки сирәк җырларны искә төшерүче дә табылыр. Октябрьнең өченче якшәмбесендә әтиләр көне икән бит. Ә башка вакытта әтиләрнең кадере бармы, сүзләре үтәме, үрнәк була беләләрме? Бу сорауны үзләренә бирдек. 

Тәртипле балалар

Биектау районындагы Әлдермеш мәктәбенең технология укытучысы Фәрит Абдуллин – биш бала атасы. Дөрес, балалары инде үз тормышларын корган. «Балаларыгыз тәртипле, яхшы укыйлар, ничек шулай тәрбияли алдыгыз?» – дигән сорауны бу гаиләгә еш бирәләр.

– Иркәләп түгел, күбрәк хезмәт белән тәрбияләдем. Таләпчәнрәк булганмындыр. Каеш белән уйнамадым, сүз белән аңлата белдем. Гаилә җанлы кеше мин. Һәрберсен кайгыртырга тырыштым, – ди 65 яшьлек Фәрит абый.

Укытучы дип фырт кына йөрмәгән ул. Кырык ел буе җәен комбайнда хезмәт куйган. Улларын да үзе белән басуга йөрткән: алар комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләгән. Укытучы буларак хезмәт юлын егетләрне техника йөртергә өйрәтүдән башлый Фәрит абый. Мәктәпкә килүенә дә 40 ел инде. Башта физкультура укыткан, хәзер – хезмәт дәресләре. Көрәш түгәрәге дә алып барган. Үз уллары да Сабан туйларында бил алышып, батыр калган. Техника җенен дә сеңдергән ул аларга.

Кадет сыйныфларын да укытырга туры килгән аңа. Малайларны, илнең патриотлары булыгыз, дип тәрбияләргә тырыша.

– Мәктәпләрдә хәрби әзерлекне бетереп дөрес эшләмәделәр. Киләсе елдан кире кайтармакчылар. Элек армиягә бармаган егетне егеткә дә санамыйлар иде. Алар белән кызлар да йөрмәде. Шуңа күрә ватанпәрвәрлек хисен мәктәптә үк яхшылап сеңдерергә кирәк, – ди Фәрит абый.

«Әти» дип дәшәләр

Сарман районының Мортышбаш авылында яшәүче Люция һәм Инсаф Сөнгатуллиннар гаиләсендә – 12 бала: 6 кыз, 6 малай. Инсафның беренче хатыныннан – өч, Люциянең беренче иреннән бер баласы бар. Дөрес, алар үз тормышын корган инде. Шулар янына тагын сигез баланы сыендырган алар. Хәзерге вакытта төпчекләре Кириллга – 7 яшь. Бу җәйдә аның 15 яшьлек абыйсын – Артемны да алып кайтканнар. Хәзерге вакытта йортта 6 бала яши.  Арада мәктәптә, көллияттә укучылары да бар. Гөлназ Ижауга медицина юнәлеше буенча укырга киткән. Раилләре инде армиягә барып кайткан.

– Барысы да «әти» дип дәшә. Әти сүзеннән чыкмыйбыз. Бер генә әйтә, ике әйтми Инсаф. Алай кырыс түгел үзе. Яхшы кеше булмаса, шулкадәр баланы үзенеке итеп кабул итә алмас иде. Дөрес, балаларның холкы төрле. Тыңлыйлар, Аллага шөкер. Әмма әтиләре булмаса, тыңлату авыр булыр иде. Безнең өйдә төп кагыйдә – «Каршы әйтмәскә!» – ди Люция ханым. – Өйдәге эшләрне бергәләп башкарабыз. Ирем агроном булгач, җәен басудан кайтып керми. Кечкенә тракторыбыз бар. Улларыбызны техника иярләргә дә өйрәтә.

Яхшы әтигә бүләк тә кызганыч түгел. Балалар бәйрәмнәргә бүләкне үзләре ясарга тырыша. Бу юлы да сөендерми калмаслар әле.

Түгәрәк табын

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов – ике кыз әтисе. Аның әйтүенчә, гаиләдә үзләрен баш итеп куя алган әтиләр бәхетле. Тик моның өчен күп көч кирәк. Аның бурычы – гаиләне куышлы итү, ризык табу, киендерү. Әти булу – зур җаваплылык. Мин – әти, дип, түр башына утырып, өстәл сугып кына булмый. Син үзең үрнәк булырга тиеш. Әтиләрнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Алар бигрәк тә малайлар өчен үрнәк. Диндә дә әти хакы зур. Кызларны кияүгә биргәндә дә, иң элек әтидән рөхсәт сорыйлар.

– Мин Саба районының Олы Шыңар авылында туып-үстем. Кечкенә чакта безнең авылда әтиләр кайтмыйча, табын янына утыру юк иде. Ашарга пешсә дә, әни: «Әтиегез кайткач, утырырбыз», – дип әйтә. Көтәбез. Әти юынып, өстәл янына утыра, бездән мәктәп хәлләрен сораштыра. Ул кушканны берсүзсез үтибез. Ишек өстендә тал чыбыгы да бар бит әле. Ул вакытта муллык та, байлык та булмады. Әмма булганына шөкер итеп яшәдек. Әти безне нык тоткан, – ди Хәлил Шәйхетдинов. – Хәзерге балалар әтиләрен эштән каршы алмый, табынга бергә утырмый. Балалар – телефон, компьютерда, әтиләр үз эше белән мәшгуль. Кызганыч, һәрберсенең – үз тормышы. Кызларым белән бергәләп чәй эчәбез, аралашабыз. Алар мине бик ярата, шул ук вакытта куркып та тора. Әти әйткән икән, ул сүз – закон.

Армиясез булмый

Рөстәм Фәрхиев – Сарман районының Әтиләр берлеге рәисе. Хатыны белән өч кыз һәм бер ул тәрбияли. «Солдат итеге кимәгән – ир түгел» дигән фикердә Рөстәм Фәрхиев. 11 яшьлек Саматны кечкенәдән үк, армиягә барырга, Ватанны сакларга кирәк, дип өйрәтә. Үзе «Спецназ»да хезмәт иткән.

– Дөнья – Әтиләр кулында. Шуңа күрә бәйрәме дә булырга тиеш. Соңгы вакытта әтиләрнең кадере артуын сизәбез. Бүгенге вазгыятьтә бигрәк тә. Моңа кадәр әтиләрнең күләгәдә калуын армиягә карата мөнәсәбәткә бәйле дип уйлыйм. Бер ел гына хезмәт итү җитми. Армия бетте икән, ил бетте, дигән сүз. Һәр кеше үз иленең патриоты булса гына, ил ныклы була, – ди ул.

Самат ике көнгә ярты сәгать булса да, спорт белән шөгыльләнә. Идәннән этелә, турникта тартыла һәм башка күнегүләр ясый. Әтисе кул сугышына да өйрәтә. «Без – терлек карап ныгыган буын. Хәзер авылда маллар юк, заманасы башка. Шуңа күрә физик күнегүләрсез булмый», – ди Рөстәм Фәрхиев.

Әтиле ятимлек

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Нуриәхмәт Сафинга гомере буе әтисез яшәргә туры килгән. Әтиле була торып. “Минем метрикада әти юк иде. Комсомол хезмәткәрләренең үҗәтләнеп әтине таптыруыннан гарьләнеп елаган идем ул чакта. Әтисез үскәнемне белмәгәнмени алар?” – дип искә ала ул.

Үзе ятим үскәнгәме, балаларына ата назын бирергә, яхшы әти булырга тырышкан ул. Бер кыз һәм ул тәрбияләгән. Аларга беркайчан да каты бәрелмәгән, тавыш күтәрмәгән. Тормышлары җиңелрәк булсын дип тырышкан. Нуриәхмәт ага әйтүенчә, әтинең сүзе өстен булырга тиеш. Әмма бүген әти-әниләр иртәдән кичкә кадәр эшләгәндә, тәрбиягә вакыт күп калмый.  Әти-әни тәрбиясе җитмәсә, балалар үз-үзләренә кул салмас, биек биналардан сикермәс, бер-берсен җәберләмәс иде. Менә шул хакта да уйлана  Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты.

– Әтиләр гаиләдә өстенрәк булырга, балалар бераз шүрләбрәк торырга тиеш дип уйлыйм. Ниндидер начар әйбер кылган икән, үгет-нәсыйхәт белән хатасын аңлату әтидән тора. Каеш белән баланы җиңеп булмый. Сүз, фикер, ышандыру… шушы әйберләр кирәк, –ди ул.

Бүләк

Казандагы «Өмет» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев хатыны Энҗе белән дүрт ул тәрбияли. Үзен гаиләсе, балалары өчен хөрмәтле әти дип саный хәзрәт. Аның фикеренчә, әти-әни баласын ялкау итеп үстермәскә тиеш. Ул вакытта балалар чүкечен дә, башка эш коралын да тотачак.

– Аллаһы Тәгалә безгә балаларны бүләк итеп бирә. Әти булу ул – балалар алдында зур җаваплылык. Тәрбияләгәндә, син үз мәнфәгатеңне түгел, ул-кызларыңны кайгыртырга тиеш. Әйтик, кирәкле һөнәрләрне, белемнәрне өйрәтергә, җәмгыятькә файдалы итеп үстерергә. Раббысына итагать итүче булсын өчен, иманны өйрәтү аның беренче бурычы булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең шундый сүзе бар. Әти-әни тарафыннан бирелгән иң зур бүләк ул – күркәм тәрбия, – ди Равил Бикбаев.

Хәзрәт фикеренчә, дингә урын булган җәмгыятьтә әти хакы күбрәк. Әгәр гаиләдә ир – ир, хатын үз урынында булса, бу гаилә тотрыклы булачак.

– Бәйрәмнәргә әллә ни исем китми. Алар календарьда бик күп бит. Әгәр дә ул хөкүмәт тарафыннан кертелгән һәм аның кемнедер искә төшерүдә, хөрмәтләүдә файдасы бар икән, зыяны юк. Әтине хөрмәт итү ул бер көнлек түгел, ә кешенең көндәлек бурычы булырга тиеш, – ди Равил Бикбаев.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү