Кеше үтергән өчен эзләүдә булган Перу кешесен Татарстанда тапканнар

Кеше үтергән өчен эзләнелгән Перу кешесен Татарстанда тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Лима шәһәрендә яшәүченең, бер ир-ат белән сүзгә килеп, аны атып үтергәнлеге, җинаять кылганнан соң берничә көн узгач, гаиләсе белән иленнән качып киткәнлеге билгеләнгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Интерпол илкүләм үзәк бюросы һәм Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре җинаять кылган Перу кешесенең “Казан” халыкара аэропортына килеп төшүен ачыклаган.

35 яшьлек ир-атны яшәү урынында тоткарлаганнар.


Фикер өстәү