Татарстанда пассажирлар төялгән автобус поезд локомотивына килеп бәрелгән

лмәттә пассажир автобусы, тимер юл аша светофорның кызыл утына чыгып, поезд локомотивына килеп бәрелгән. Кама транспорт прокуратурасы мәгълүматларына караганда, автобус йөртүченең игътибарсызрак чагына – пассажирлардан акча җыйган чагына туры килгән бу. Зыян күрүчеләр турында әлегә бернинди дә хәбәр юк, дип яза “БИЗНЕС ONLINE”.

Гадәттән тыш хәл бүген иртәнге уннар тирәсендә Нефтебаза белән Грузинская урамнары чатында килеп чыккан. “Промтранс-А” ширкәте юлында “Газель” автобусы мотовоз белән бәрелешкән.

“Автобус йөртүче, пассажирдан акча алган вакытта игътибарын юлдан читкә юнәлтеп, светофорның кызыл утына чыккан”, – диелгән транспорт прокуратурасы сайтында.


Фикер өстәү