Татарстанга бик көчле кар-буран якынлаша

Видеокадрлардан күренгәнчә, Мордовиядә буран башланган да инде.

Татарстанда һава торышы бозыла: республикага бик көчле кар-буран якынлаша, дип яза “KazanFirst”. Күрше төбәкләрдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә “буранлы” видеокадрлар белән бүлешкән.

Алардан күренгәнчә, Мордовиядә буран башланган да инде. Видео авторы билгеләп үткәнчә, Чуашстанга кар өермәсе көндезге 4ләр тирәсендә килеп җитәчәк.

Түбән Новгородка да кыш якынлаша: шәһәрдә яшәүчеләр юеш карны гына түгел, юллардагы күлләвекләрне дә фото-видеога төшергән.


Фикер өстәү