Росстат мәгълүматларына караганда, гыйнвардан августка кадәр никахны өзүнең 9 567 очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, узган ел белән чагыштырганда, аерылышулар саны 0,8 %ка арткан.
Шул ук вакытта аерылышулар саны Идел буе федераль округы төбәкләренең яртысында арткан. Аерылышулар саны арту буенча лидер — Пермь крае, ә капма-каршы вәзгыять буенча лидер булып Ульяновск өлкәсе тора, анда аерылышулар санының 7% ка кимүе күзәтелә.
Барлыгы исә гыйнвардан алып августка кадәр Идел буе федераль округында 79 246 аерылышу теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аларның саны 0,1% ка арткан.