Лаеш районында туристик объектлар төзү өчен яңа урын тапканнар

Татарстанның Лаеш районында, Кама диңгезе янында, туристик объектлар төзү өчен файдаланыла алырлык өч җир кишәрлеге табылган.

Участокларны «Туризм өчен җир» сервисында ачык кадастр картасында табарга мөмкин. «Туризм өчен җир» проекты регионга туристлык потенциалы булган күпсанлы инвесторларны җәлеп итү максатында эшләнде.

Проектны эшләтеп җибәргәннән бирле республикада туристлык максатлары өчен 53 гектардан артык җир табылган иде инде. Сервис шулай ук инвесторларга ачык бәяләргә һәм булачак объект өчен туры килә торган мәйданчыкны сайларга ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү