Түбән Кама волонтерлары Лисичанскига һәм Рубежныйга гуманитар ярдәм китергәннәр

Лариса Нуреева, «Бергә без күбрәк булдыра алабыз» Түбән Кама волонтёр хәрәкәте җитәкчесе, волонтерлар белән бергә, мохтаҗларга ярдәм итү өчен, Лисичанскига һәм Рубежныйга барган. Бу хакта НТР 24 хәбәр итә.

Түбән Кама халкы, эшмәкәрләр, 27нче мәктәп укучылары һәм ата-аналары бәясе миллион сумнан артык булган гуманитар ярдәм җыйганнар.

Шулай итеп, волонтерлар балалар туклануы, кием-салым, подгузниклар, коляскалар, стоматологик җиһазлар, китаплар, шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш химиясе илткәннәр.


Фикер өстәү