Балтач кызы дөньякүләм орденга лаек булган

Бу көннәрдә Төркиянең Анталья шәһәрендә шашка буенча бөтендөнья чемпионатында чыгыш ясаучы Балтачның танылган спортчысы Чулпан Габделганиеваны чемпионатның ачылыш тантанасында зур сюрприз көткән.

Әлеге спорт төрен мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында популярлаштырган өчен аны Бөтендөнья шахмат федерациясенең ордены белән бүләкләгәннәр.

Әлеге бүләк шушындый мәртәбәле бәйгеләрдә берничә тапкыр җиңгән һәм призер булган спортчыларга гына бирелә икән. Бу тантанада бүләкләнүче өч спортчының берсе Балтач кызы булу күпне сөйли. Моңа кадәр якташларын күп мәртәбәләр зур уңышлары белән сөендергән Чулпанга бу чемпионатта да җиңүләр насыйп булсын!


Фикер өстәү