Машина көпчәкләрегезне алмаштырдыгызмы әле?

Һава торышы бу көннәрдә тотрыксызга әйләнде. Әле юеш кар ява, әле яңгырга әйләнә. Синоптиклар шушы арада төнге һава температурасы минуска төшәчәк дип кисәтә. Димәк, » тимер атлар» ны «дагаларга» — шиплы кышкы көпчәкләргә күчәргә вакыт.

Баксаң, шин җитештерүчеләр инде кышкы көпчәкләргә температура +7 дән кимесә күчәргә киңәш бирә икән. Тик шофер халкы әле җир туңдыргач кына бу эшкә алына. Кемнәрдер, аның бер нәрсәсе юк дип, көпчәкләрне үзе алмаштыра. Моның берничә уңай ягы бар, дип саный алар. Беренчедән, бу чорда шиномонтажларга » борын тыгарлык» түгел, икенчедән, үзең һава торышына карап, үз җаең белән алмаштырасың диләр. Ә шиномонтажларга мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең плюсләрен барлый: шиннарның төзеклеген дә тикшертәсең, көпчәккә балансировка да ясатасың, мәшәкате дә юк, диләр. Һәркем үзенчә хаклыдыр инде. Иң мөһиме, вакытында алмаштырып, юлларда үзеңә дә, башкаларга да проблема тудырмыйча, исән-имин йөрүдер.

Ә сез машина көпчәкләрен алмаштырдыгызмы әле?


Фикер өстәү