Газетага язылу

Татарстанда коткаручылар 49 яшьлек хатын-кызны 2 метр тирәнлектәге чокырдан чыгарган

Җәрәхәтләре бик нык авыртканлыктан, әледән-әле аңын югалткан.

  Әлмәттә коткаручылар 49 яшьлек хатын-кызга ярдәмгә килгән. Ул төнлә Пугачев урамында тирән чокырга егылып төшкән һәм үзе генә өскә күтәрелә алмаган, дип яза “КП-Казань.

Бичара 2 метр чамасы тирәнлектәге чокырга егылып төшкән. Җәрәхәтләре бик нык авырту сәбәпле әледән-әле аңын җуеп торганлыктан, кемнеңдер ярдәменнән башка гына урыныннан да кымшана алмаган. Бу хәлне күрүчеләр, хатын-кызның умырткалыгы яки эчке органнарына тагын да ныграк зыян салудан куркып, үзләре генә аны тартып чыгармаска,  профессионалларның килүен көтәргә булган.

Коткаручылар, барлык саклык чараларын күреп, бәлагә юлыккан хатын-кызны тирән чокырдан тартып чыгарган һәм “Ашыгыч ярдәм” табибларына тапшырган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре