Лениногоррск районында яшәүче тыл хезмәтчәне Әнисә Шәрип кызы Габдрахманова 1 ноябрьдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Озын гомерле әбекәй Лениногорск районы Тукмак авылында дөньяга килгән.
Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. 1954 елда кияүгә чыгып, шул ук районның Керкәле авылы егетенә кияүгә чыккан. Анда да колхозга эшкә урнашып, пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куйган. Әнисә Шәрип кызы инде бик өлкән яшьтә булуына карамастан, беркайчан күңел күтәренкелеген җуймый һәм яраткан шөгылен дә ташламый. Оекбаш һәм бияләйләр бәйләп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрә. Дүрт баласы бар. Хәзерге вакытта төпчек кызы белән Керкәледә яши, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез