Газетага язылу

Альберт Яруллин «Ак Барс» командасының капитаны итеп билгеләнде

Альберт Яруллин «Ак Барс» командасының яңа капитаны итеп билгеләнде.

Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итте.

33 яшьлек Яруллин бу постта яклаучы Алексей Марченконы алыштырды.

Исегезгә төшерәбез, Марченко 30 октябрьдә команданың алдагы матчын — КХЛ даими чемпионатының «Амур» га каршы очрашуын (2:1 б) калдырды. Марченконың заявкада булмавын Әнвәр Гатиятулин «тренерлык карары» дип атады.

Яруллин «Ак Барс» өчен 2023 елдан бирле уйный. Агымдагы сезонда ул 21 матчта уйнап 6 (2+4) очко җыйды. Элегрәк сакчы шулай ук «Нефтехимик», «Атлант» һәм «Трактор» өчен дә уйнады.

Казан клубы составында Яруллин Россия чемпионатының бронза призеры булды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре