Китап нәшрияте Нәҗип Нәккаш белән очрашуга чакыра

Киләсе җомгада, ягъни 27 октябрьдә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккашның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булачак. Очрашу «Ногай» кунакханәсендә (Бауман ур., 19) Тукай залында узачак.

Альбомга Нәҗип Нәккашның 30 ел буе иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Альбом 5 бүлектән тора:
1. Г.Тукай шигырьләре белән шәмаилләр, ләүхәләр
2. Татар шагыйрьләренең әсәрләре язылган шәмаилләр
3. Дини эчтәлектәге шәмаилләр, плакатлар: Коръән аятьләре, Пәйгамбәребезнең хәдисләре
4.Татар милләтенең олуг шәхесләре сериясе
5. Тугралар (татар язучылары, рәссамнары; композиторлар, журналистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең билгеләре, логотиплары)

Очрашу 14.00 сәгатькә билгеләнгән. Теләге булган кешеләргә автордан исемле тугра да бүләк ителәчәк.


Фикер өстәү