«Татар радиосы» алып баручысы Лилия Кадыйрова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты: ул кияүгә чыккан.
Лилия сөйгәне Илфат Вакказов белән никах укыткан. Гомерендәге иң мөһим вакыга турында ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Никахтан видео урнаштырып: «Хәзер без гаилә! Мин яратам сине, Илфат», – дип язган ул.
Яшь парларга бик күп матур теләкләр теләгәннәр.