Владимир Путин Казан студентын үлгәннән соң медаль белән бүләкләгән

Узган елда нәни кызны суга батудан коткарганда һәлак булган Казан студенты Даниль Әхмәтгалиев үлгәннән соң “Үлемнән коткарган өчен” медале белән бүләкләгән. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән Указга кул куйган. Документ хокукый актлар рәсми порталына урнаштырылган.

“Экстремаль шартларда кешеләрне коткарудагы кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен “П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студенты Әхмәтгалиев Даниль Илнур улын (үлгәннән соң) “Үлемнән коткарган өчен” медале белән бүләкләргә”, — диелгән Указда.

Унҗиде яшьлек Даниль Әхмәтгалиев 2022 елның 23 июлендә Киров өлкәсе Нократ елгасында суга батып үлгән. Егет дуслары белән су коенганда, елга агымының бер кызчыкны агызып китәргә чамалавын күреп алган. Ул, бала ягына ташланып, башкалар килеп җиткәнче, сабыйны су өстендә күтәреп торган. Шул рәвешле бала үлем тырнагыннан йолып калынган, ә егет үзе һәлак булган. Үлгәннән соң батыр егет “Кайнар йөрәк” билгесе белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү