Ноябрь аенда рәттән өч көн ял итәчәкбез

2024 елның 6 ноябрендә татарстанлылар Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәчәк. Рөстәм Миңнехановның 25.03.2023ендә имзаланган Указы буенча, әлеге дата ял көне дип игълан ителде.

Традицион рәвештә төбәк бәйрәме алдыннан Халыклар бердәмлеге көне үткәрелә, ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Быел дәүләт бәйрәме шимбәгә туры килә. Роструд бу уңайдан бөтен ил халкының ничек ял итәчәге турында хәбәр итте.

Дүшәмбе, 6 ноябрь, ял көнен күчерү сәбәпле, бөтен ил буенча ял көне булачак. Җомга, 3 ноябрь, бәйрәм алды булганлыктан, эш көне бер сәгатькә кыскара.


Фикер өстәү