Владимир Путин милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулыкны илдә дәүләтчелекнең нигезе буларак бәяләгән

Бу мәсьәлә буенча башка фикер Россиягә каршы юнәлешкә ия, дип басым ясап әйткән Россия Президенты.

Милләтара һәм конфессиара татулык илдә дәүләтчелекнең нигезе булып тора. Россия Президенты Владимир Путин дини конфессияләр җитәкчеләре белән очрашуда шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илебезнең киләчәге өчен җаваплылык җәмәгатьчелек фикерен булдыручыларга, партияләр, гражданлык җәмгыяте институты җитәкчеләре һәм дин әһелләренә төшә.
Барлык гамәлләребездә күп милләтле халкыбызның төп мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк, дигән Путин.
“Милләтара һәм конфессиара татулыкның илдә дәүләтчелекнең нигезе булып торуын онытмаска кирәк, – дип басым ясап әйткән Россия Президенты. Шул ук вакытта ул бу мәсьәлә буенча башка фикернең Россиягә каршы юнәлештә булачагын искәрткән.


Фикер өстәү