Лаеш районындагы «Казан марина» курортына Петербург компаниясе 2 миллиардка якын инвестиция кертәчәк

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстанның Лаеш районында ел әйләнәсе эшләячәк «Казан марина» курорты проекты турында сөйләштеләр. Очрашу Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Журналистларга исә әлеге күрешүнең нәтиҗәләрен хәбәр иттеләр.

Курортның беренче инвестор-компаниясе билгеле булган. Ул Санкт-Петербургтан, «Яхт-клуб Санкт-Петербург» оешмасы генераль директоры Владимир Любомиров.

Аның сүзләренчә, компания судноларга сервис хезмәте күрсәтү объектлары белән берлектә яхта маринасын төзергә планлаштыра. 2024 елның гыйнварында яхта маринасын һәм башка объектларны проектлауны башлап җибәрергә җыеналар. Шуның белән төзелеш эшләре дә башланыр дип көтелә.

Инвестицияләр күләме 1,5-2 млрд сумга җитәр дип фаразҗыйлар. Әлегн суммага шәхси һәм бюджет акчалары кергән.

Төньяк башкала кунагы әйтүенчә, елга маринасы туристларны җәлеп итү өчен яңа мәйданчыу булачак.

— Теләсә нинди марина, теләсә нинди яхта порты өстәлдәге чәчәк бәйләме кебек. Ул аерым игътибар таләп итә, — диде Владимир Любомиров. — Безнең тәҗрибәбез бар. Казан, һичшиксез, елга яхталары туризмының башкаласы булачак.


Фикер өстәү