Җир-ананы саклау берләштерә

Татарстанда «ЧИСТАБУЛАЧАК» яшьләр экологик хәрәкәте оешканга 9 ел тулды. Шушы вакыт аралыгында әлеге хәрәкәткә 10 мең кеше кушылган. Татарстан экологлары белә – алардан башка республикада бер генә чара да узмый. Алар гел беренче. Араларында мәктәп укучылары да, студентлар да, хәтта өлкән яшьтәге кешеләр дә бар. Барысын да бер теләк – Җир-ананы саклау берләштерә.

Шушы көннәрдә алар ел буе эшләгән эшләренең әҗерен алды. Иң активларны сәхнәдә котладылар. Быел активистлар катнашында мәктәп һәм бакчаларда экологияне саклау темасына багышланган 500дән артык дәрес үткәрелгән. 9 ел эченә мондый чараларның саны 1 мең 200дән артып киткән. «ЧИСТАБУЛАЧАК» хәрәкәте 1 меңнән артык өмә уздырган.

Экологик хәрәкәтнең төп бурычларыннан берсе – балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары уку йортларында экологияне саклауга багышланган дәресләр оештыру. Алар көнкүреш калдыкларын аерым җыю, үзеңдә экологияне саклау гадәтен тәрбияләү, республиканың табигый байлыклары һәм сирәк очрый торган хайваннар турында сөйлиләр. Кыскасы, үзләре кебек булырга өндиләр.

2023 елда әлеге хәрәкәт катнашында Россия күләмендә 4 экологик акция уздырылды. Анда 800дән артык кеше катнашты. Араларында үз проектларын булдырып, грантлар отучылар да бар.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский хәрәкәт активистларын котлау чарасында сүзен яшьләр хәрәкәтенә рәхмәт әйтүдән башлады.

– Безнең киләчәк өметле. Артыбызда 10 мең яшь эколог тора. Димәк, табигать – ышанычлы кулларда, – ди ул. – Сездән башка берни эшләп булмый. Сез бик актив. Экология олимпиадаларында катнашып, җиңү яулыйсыз. Экологик диктант язып, үзегезнең белемнәрне күрсәтәсез. Бөтенроссия күләмендә узучы «Россия суы» акциясе өчен рәхмәт сезгә! Берничә ел беренчелекне алуда сезнең дә өлеш бар. Гомумән, республиканың экологик хәлен яхшыртуга өлеш керткән битараф булмаган һәркемгә чиксез рәхмәт.

Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин да яшь буынга рәхмәтле булуын яшерми.

– Бүген табигатьне саклауга үзебездән өлеш кертеп, туасы балаларга чиста, матур табигать, саф һава калдырабыз, – ди ул.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев яшьләргә табигатьне саклауда уңышлар теләде.

Диләрә Сафинаның «ЧИСТАБУЛАЧАК» хәрәкәтенә кушылганына – 4 ел.

– Экология темасы гаиләбезгә якын. Бабам урманчы булып эшләгән. Аның табигатьне яратуы әтиемә дә күчкән. Безнең өйдә генә түгел, ишегалдыбызда, урамыбызда чисталык. Берәү дә чүбен теләсә кая ташламый. Агачлар да  утыртабыз. Авылларга кайтып, чишмәләрне чистартабыз, – ди Диләрә. – Казансу янәшәсендә генә торгач, җәен күңел ачып киткән кешеләрнең артыннан да безгә җыештырырга туры килә. Шул шешәләр, чүп-чар суга эләгеп, балыкларга зыян килмәсен, дибез. Кечкенәдән күңелгә сеңгәнне берничек тә башкача эшләп булмый. Башкаларга да табигатьне яратырга, артыңнан җыештырырга, чисталык турында онытмаска киңәш итәм.

Сүз уңаеннан, хәрәкәткә яшьләр өстәлеп тора. Иң активларны котлаган көнне исә 10 меңенче булып кушылган кызны да тәбрикләделәр. Тәтеш районы кызы Азалия Абделманова (рәсемдә уртада) да хәзер табигать сагында!


Фикер өстәү