Рөстәм Миңнеханов автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Иртәгә, 29 октябрьдә, үз һөнәри бәйрәмнәрен төрле һөнәр вәкилләре билгеләп үтә: машина йөртүчеләр, ремонтлаучылар, инженерлар, конструкторлар, юнәлеш предприятиеләре һәм оешмаларе хезмәткәрләре. Бу бик мөһим тармак. Барысын да әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, быелның 9 аенда республиканың транспорт предприятиеләре 291 миллионнан артык кеше йөрткән, якынча 160 миллион тонна-километр йөк ташыган.

«Бүген тармак алдында мөһим бурычлар тора, алар арасында — яңа логистик маршрутлар кертү, кешеләр йөртүнең һәм йөк ташуларның нәтиҗәлелеген һәм иминлеген, югары хезмәт күрсәтү культурасын тәэмин итү», — диде республика Рәисе.

Ул искәрткәнчә, быел республикада 400дән артык автобус сатып алу буенча зур программа гамәлгә ашырыла.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү