Путин Эрдоганны Төркия Республикасының йөз еллыгы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин  төрек лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркиянең йөз еллык юбилее белән котлады. Дәүләт башлыгы телеграммасын Кремль матбугат хезмәте бастырды.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия-Төркия мөнәсәбәтләре «дуслык һәм татулык рухында» үсә һәм Сочида Эрдоган белән соңгы очрашуын искә алды. Россия президенты сүзләренчә, Мәскәү һәм Анкара «төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә көчләрне уңышлы координациялиләр».

«Ышанам, без алга таба да безнең дустанә халыклар хакына, гаделрәк һәм демократик дөнья тәртибен төзү мәнфәгатьләрендә эзлекле рәвештә барлык икеяклы элемтәләр комплексын үстерәчәкбез», — дип йомгаклады Россия лидеры.


Фикер өстәү