Чаллыда йөзү буенча танылган тренер Игорь Басин вафат булган

Чаллыда йөзү буенча тренер Игорь Басин вафат булган. «Дельфин» олимпия резервындагы спорт мәктәбенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.

«Игорь Анатольевич йөзү буенча спорт мастерлары, халыкара класслы спорт мастерларының берничә буынын тәрбияләде. Татарстан Республикасында йөзү спортының тулы бер чоры аның белән китте», — диелә хәбәрдә.

Басинның гомуми педагогик стажы 40 елдан артып китә. Белгеч «ТР физик культура отличнигы» билгесе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Татарстан Республикасында йөзү спортын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен» (2015 ел) Рәхмәт хаты, «Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры» медале (2022 ел) белән бүләкләнгән.

 


Фикер өстәү