2 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Журналистларга карата башкарылган җинаять өчен хокук җаваплылыгы тотмауны туктату көне

Халыкара журналистларга карата башкарылган җинаять өчен хокук җаваплылыгы тотмауны туктату көне Берләшкән милләтләр оешмасының халыкара көннәр системасында 2013 елдан башлап, һәр елны 2 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Әлеге дата 2013 елда Генераль Ассамблея резолюциясе тарафыннан – дөньякүләм җәмәгатьчелек игътибарын журналистларның үз эшләрен башкаруында чикләүләр китереп чыгарган һәм халыкның дөрес мәгълүмат алуга хокукын юкка чыгаруга нигез булып торган тынгысыз шартларга юнәлтү максатыннан гамәлгә куелган.

Император

1721 елның 2 ноябрендә Петр I Бөтенроссия императоры Бөек Петр титулын кабул итә, ә Россия империягә әверелә. Бу аның халыкара эшләрдә яңа роленең дәлиле булып тора. Рус патшасының яңа титулын беренчеләрдән булып – Пруссия һәм Голландия, тагын ике елдан соң – Швеция, ә аннан соңгы елларда башка илләр дә таный.

Рубин йолдызлар

Кремльнең биш манарасында рубин йолдызлар 1937 елның 2 ноябрендә кабынып китә. Кремль йолдызлары ике рәт пыяладан тора: эчке якта аксыл төстә, ә тышкы якта – рубин пыяласы. Манаралардагы йолдызлар төрле зурлыкта, төрле авырлыкта, чөнки Кремль манараларының биеклеге дә төрле.

Кремль манараларындагы рубин йолдызлар көндез дә, төнлә дә яна. Бөек Ватан сугышы барышында дошманның Мәскәүгә якынлашу вакытын һәм сугыштан соңгы ремонт елларын исәпкә алмаганда, йолдызларны бер тапкыр – 1990 нчы еллар уртасында «Сибирский цирюльник» нәфис фильмын төшергәндә сүндерәләр.

Беренче хатын-кыз Геройлар

1939 елның 2 ноябрендә СССРда хатын-кызларга беренче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1938 елның 24 сентябрендә иртән СССРда танылган очучылар Валентина Гризодубова, Полина Осипенко һәм Марина Раскова ике моторлы «Родина» самолетында Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка тукталышсыз очышка китәләр. Очышның беренче сәгатьләреннән үк самолет табигый каршылыклар белән көрәшкә керә. Экипажга кислород битлекләрендә һәм бик каты салкында эшләргә туры килә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү