«Каз чистартып ай ярымда 70 мең акча эшләп була»: авылларда өмәләргә килүче юклыктан зарланалар

Авылда һәр чорның – үз мәшәкате, үз бәрәкәте, үз муллыгы. Инде менә хәзерге вакытта каз өмәләре гөрли. Тик еллар узган саен, аларның асылы да үзгәрә. Авылларда каз-үрдәк чистартырга кеше таба алмыйча азапланалар, өмәгә йөри торган апаларыбыз өлкәнәя, яшьләр бу эштән читләшә. Тик шулай да һәр эштән чыгу җае бар. Анысы – һәркемнең үзенеке.

Ашаучысы бар, чистартучы юк

Мөслим районының Әмәкәй авылында яшәүче Ралинә Бәширова хуҗалыгында каз өмәләре 30 октябрьдә башланып киткән. Фермерлар алдында зур бурыч тора: декабрьгә кадәр 6 мең баш казны чистартып, эшен бетерәсе бар. Тик әлегә эшләр бик сүлпән бара, ди хуҗабикә.

– Кызганыч, ике кулларына бер эш булмаган кешеләрне дә өмәгә чакырып китереп булмый. Әлегә үзебезнең авылдан һәм күрше-тирә авыллардан дүрт апа килеп йөри. Узган ел да шулар ярдәме белән башкарып чыккан идек. Аларның берсе 45 яшьләр тирәсендә, калганнары өлкәнрәк. Бер каз чистарткан өчен 200 сум акча бирәбез. Авылларына барып алабыз, үз машиналары белән килгән очракта, бензин хакын түлибез, – ди фермер.

Эшләр өчен барлык шартлар тудырылган югыйсә. Суы агып тора, эш тәртибе – элеккечә.

– Безнең исәпләүләр буенча, декабрьгә кадәр эшне бетерер өчен, көненә 100 каз чистартырга кирәк. Әлегә көненә 30–40ны гына эшкәртәбез. Кар яугач, кошның шырпысы бетә, ул вакытта җиңелрәк чистартыла. Бер кеше 20 каз йолкый ала. Безнең якларда каз асраучылар күп. Метрәй авылында, мәсәлән, каз чистарту цехы бар. Анда автомат эшли. Бер башында кош-кортны чалсалар, икенчесендә пешеклиләр, өченчесендә чистарталар, дүртенчесендә эч-башларын эшкәртәләр. Балавыз белән эшләү шулай ук вакытны янга калдырырга ярдәм итә, – ди ул.

Шулай да, Ралинә әйтүенчә, кул хезмәтенә җитми инде. Машина чистарткан кош-кортның төс-кыяфәте бозылып китәргә мөмкин икән.

– Кем ничек булдыра, шулай җаен эзли инде. Кешеләргә илтеп биреп чистарттыручылар да бар. Тик анда контроль бетә. Намуссыз эшләүчеләр дә бар. Кошны никадәр күп асрасаң да, сату авыр түгел. Сатып алучылар елдан-ел арта, тик чистартучылар гына азая. Киләчәктә апаларыбыз килми башласа, үзебез дә машина белән эшкәртми хәлебез юк, – ди Ралинә.

Саба районы Явлаштау авылында исә өмәләр нәкъ элеккечә, туган-тумача, күрше-күлән ярдәме белән уза.

– Әни, кош-корт җене кагылганга, ел саен каз яки үрдәк үстерә. Быел инде алмабыз дигәннәр иде. Абый өйләнеп, гаиләбез ишәйгәч, алырга кирәк булды, – ди Рәфидә Галимҗанова. – Гадәттә 10–15 баш алабыз да җәй буе үстерәбез. Быел 11 үрдәк асрадык. Өмәләргә гадәттә туган апалар, әби, әнинең апалары һәм хәзер инде кодагыйлар да килә. Быел барлыгы 7 кеше чистарттык. Аллаһка шөкер, бер елны да каз чистартырга кеше таба алмыйча азапланганыбыз юк. Өмәчеләрне әни октябрь азагында яки ноябрьдә җыя башлый. Узган елларда алар өмәгә чиратлашып йөриләр иде: башта безгә җыелышып килсәләр, аннары шул составта туганнарга баралар. Гадәттә каз һәм үрдәк өмәләре бездә туганнар белән җылы сөйләшүгә корылган була. Анда бөтен авыл яңалыклары сөйләнә, кызыгы да, тәме дә шунда инде.

Төп булышчылар – балалар

Буа районының Ташкичү авылында элек-электән казларны күпләп асрыйлар. Мәшәкате күп булып, табышы бер дә күренмәсә, шулкадәр каз асрап азапланмаслар да иде. Димәк, файдасы бар. Казның түшкәсен дә, эч-башларын да, йонын да бик теләп алалар икән. Каклап, ыслап та саталар.

– Каз булгач, өмәсе ничек булмасын инде? Бездә меңәр башка кадәр үстерүчеләр бар, шуңа күрә авылларда өмәләр гөрли башлады. Эчтәлеге үзгәрсә дә, барыбер җыелышып чистарту бар бит инде. Ялгыз гына башкара торган эшләр түгел. Бездә халык каз чистартырга күрше Чувашия хатыннарын чакыра. Алар өч бригада булып йөри. Бер каз чистарткан өчен 180 сум бирәбез. Гадәттә ун хатын-кыз килә дә 100 казны эшкәртеп китә. Менә быел мин эшне озакка сузмыйча, бер көндә бетерергә исәпләп торам. Туганнар, апалар да кайта. Бергәләп эшләячәкбез. Мин бервакытта да яллап кына эшләтү яклы түгел. Барыбыз бергә мәш киләбез, чөнки эшнең тизрәк бетүе кирәк. Кош асрауның авырлыгы юк аның, эшкәртүе күпкә мәшәкатьлерәк, – ди Салих Әхмәдуллин.

Ә менә Алабуга районының Морты авылында яшәүче Хуҗиннар, 500 баш казны, тәвәккәлләп, үзләре генә чистартырга керешкән. Гөлнара белән Илнарның төп ярдәмчеләре – хуҗабикәнең әнисе һәм балалары.

– 9 һәм 12 яшьлек балалар минем белән беррәттән чистарта. Башта бер атна күркәләрне урнаштырдык, менә хәзер казларга тотындык, – диде Гөлнара Хуҗина. – Балалар каникулда чакта күбесен чистартып бетерсәк, декабрьгә кадәр эшне тәмамлыйсы иде. Узган елларны әнием килә алмады, шуңа күрә күрше авылдан апаларны алып килә идек. Бер каз чистарткан өчен 500 сум түләдек. Инде заказлар да алабыз. Яңа чистарткан казларны ыслый башладык, ә каклар өчен бераз көтәргә кирәк.

Каз йолкучы: «70 мең сумнан артык акча эшлибез»

Чувашиянең Батыр районындагы Кызыл Чишмә авылы кызлары Татарстанның Буа, Апас, Кайбыч, Арча районнарына каз йолкырга йөри. Без аларның бригадирлары Гөлназ Сафиуллина белән сөйләштек.

Гөлназ апа, өмәләргә күптәннән йөрисезме?

– 10–15 ел элек йөри башлаган идем. Бүген бригадада 5–6 хатын-кыз эшли. Барыбызның да төп эшебез бар. Монысын өстәмә эш буларак алабыз. Акча эшләү җае булгач, өмә вакытларын барыбыз да зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Сезон 1,5 айга сузыла. Бу вакыт эчендә, гадәттә, 40–45 кешегә ярдәм итәбез. Көненә 60–100 каз чистартабыз. Быел өмәләр 20 октябрьдән соң башланды. Ноябрьдә бер генә буш көнебез дә юк. Бер каз чистарткан өчен 180 сум акча бирәләр, көненә уртача алганда 2000 сум  эшләп була. Көн саен эшләгән очракта, сезонга 70 мең сум тирәсе керем кертү мөмкинлеге бар.

Бер казны тулысынча чистарту өчен бер кешегә күпме вакыт кирәк?

– Бер сәгатькә якын. Гадәттә, бер өмәдә бер кеше ун каз йолкый. Килешү шулай. Нәфесләнеп, кеше өлешенә керү килешми. Өмәгә барасы кешеләр саны да бер атна алдан билгеле була.

Каз чистартуның иң авыры нәрсә?

– Каз йолкуның бөтен эше авыр, ләкин яратып башкарган хезмәт җиңеләя. Бик ансат булса, авыл халкы үзе генә дә өмә ясап эшләп бетерер иде. Тик авыллар картая, хуҗалар кеше таба алмый азаплана. Үзебезнең бригада кызлары да 50 яшьтә инде. Кеше күбрәк кирәк булганда, пенсиядәге бер-ике апаны дәшәбез. Яшьрәкләр инде килми. Сезон ахырына үзебезнең дә кул бармаклары, бил сызлап авырта башлый. Каз чистартыр өчен җитезлек тә, пөхтәлек тә, көч тә кирәк. Йонын йолку авыррак, эчен эшкәртү җиңелрәк. Шулай да күмәкләшеп, сөйләшеп, җырлашып эшләгәндә күңелле.

Эшне җиңеләйтү серләре бармы?

– Эшкә тизрәк, җәһәтрәк эшли торган кеше «Бисмиллаһ» әйтеп тотына. Без казларның йоннарын үтүкләп чистартабыз. Элек хуҗалар су белән пешекләп эшләтәләр иде, хәзер алар да безгә иярде. Шырпылы чаклары, бала йоннары чыкканнары да була. Ул салкынга, җылыга да карамый. Ә менә яхшы ашаткан казлар эре, матур була. Гадәттә кукуруз, бодай ашатканнарныкы таза, ап-ак, авырлыклары да зур була. Хуҗалар якты йөз белән каршы алалар, тәмле ашаталар, эшне оештыралар. Шулай да бөтен кешегә теләп бармыйбыз. Авыр холыклы кешеләрдә эш бармый. Әле бер, әле икенче мәшәкать килеп чыгып тора андыйларда. Йә казлары артык пешеп китә, йә үтүкләре эшләми.

Каз бәяләре

Түшкәсе (бер килограммы) – 600–650 сум.

Эч-башлары (баш, йөрәк, бавыр, бүтәкә, аяклар) – 150–200 сум.

Эретелмәгән каз мае (килограммы) – 250 сум.

Эретелгән май (бер литры) – 300 сум.

Ысланган һәм какланган каз (бер килограммы) – 1200 сум.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү