Энергия чыганаклары өчен тартыш ни булып бетәр?

Дөньяда барган киеренкелекнең нигезендә энергия чыганаклары өчен тартыш ятуы берәүгә дә сер түгел. Көнбатыш һәрвакытта да нефтьле һәм газлы илләргә басым ясый, сугышны да шуларга каршы башлый. Углеводородлы төбәкләрдә киеренкелек көчәюгә, «кара алтын» һәм зәңгәр ягулык бәясе түшәмгә күтәрелә. Урта диңгездә АКШның очкыч йөртүче кораблар төркеме туплана башлаган икән, сәбәбе сер түгел: «кара алтын» державаларына һәм Төркиягә янау.

Әле яңа гына «Дуайт Д. Эйзенхауэр» авианосецы кораблары төркеме Гибралтар бугазы аша үтеп чыкты. Хәзер төбәктә АКШ-НАТОның 73 хәрби корабы тупланып килә. Су асты көймәләренең саны мәгълүм түгел. Соңгы 50 елда бер төбәктә бу кадәр көч тупланганы булмаган. Алар гадәттә бик зур сугышка әзерләнгәндә генә үз флотларын шулай массакүләм рәвештә эшкә җигәләр. Якын Көнчыгышта болай да тынычлык юк. Сишәмбегә каршы төндә Согуд Гарәбстаны белән Йәмән гыйсьянчылары арасында төзелгән тынычлык килешүенең өзелү чигендә икәнен раслаган хәбәрләр килде. Чик буендагы Җизән шәһәрендә дүрт Гарәбстан солдаты үтерелгән, гаскәрләр сугышчан әзерлек хәлендә.

Илләрнең хәрби бюджетлары чүпрә кебек кабара. Төркия киләсе елга хәрби бюджетын 2,5 тапкыр арттырачак. Америка быел хәрби разведка өчен генә дә 27,9 миллиард доллар акча тоткан. Чагыштырыгыз: Төркиянең быелгы хәрби бюджеты 25,2 миллиард доллар, ягъни АКШның разведка чыгымнарыннан да кимрәк. Германиянең оборона министры Борис Писториус Европада зур сугыш башлану куркынычы булуын һәм аңа әзерләнергә кирәклеген әйтте.

Сугыш карчыгаларының аваз салуы һәм көннән-көн ныграк кычкырулары зур кризис адымнарына бәйле. Еворпада рецессия башлану хәзер рәсми рәвештә танылды. Германия агымдагы елда нефть куллануны кискен рәвештә киметте. Кимү темпы буенча Пакьстаннан гына калышып, икенче урында тора. Европа Союзында барлык газ саклагычлар да тулы, сыекландырылган газ саклау өчен корабларны файдалана башладылар. Сугыш барган Украина хабларына ягулык тутыралар. Якын Көнчыгыштагы киренкелек сәбәпле, Катар газ экспортын туктата дигән ялган хәбәрләр мәгълүмат кырына чыгарылганга күрә генә, зәңгәр ягулык кыйммәт тора. Углевдородларның кирәгеннән артык булуы – җитештерү кимү билгесе. Тик бу проблема хәзерге финанс моделе шартларында хәл ителерлек түгел…

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 

 


Фикер өстәү