Әлмәт районы умартачысы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярты тонна бал тапшырган

Әлмәт районының Добромыш авылында яшәүче Александр Коновалов махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен ярты тонна бал тапшырган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Файдалы тәм-томнарны бүлү һәм җибәрү өчен хәйрияче волонтерлар Айрат Хаматов һәм Чистайдан Динар Әхмәтҗанов белән элемтәгә кергән. 270 банка горчица һәм чәчәк балы Чистайдагы җыю пунктына китерелде, аннан продуктны бүлеп бирәчәкләр.

«Балны Чистайга җыю ноктасына алып киттек. Айрат Хаматов бер өлешен шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына алып барабыз, бер өлешен хәрбиләрнең балаларына һәм гаиләләренә таратачакбыз, ә тагын бер өлешен гуманитар йөкне китерүнең башка каналлары буенча — Чистай епархиясе линиясе буенча, «Чистай — фронт» хәрәкәтенә, «Сугышчан туганлык»ка җибәрергә уйлыйбыз», — дип планнары белән уртаклашты волонтер Динар Әхмәтҗанов.

Активист сүзләренчә, Александр балны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хәрбиләрнең гаиләләренә таратырга кушып, ышанып тапшырган.

Үз чиратында волонтерлар умартачыга хәрбиләрнең берсе биргән каскасын, шулай ук көнкүреш кирәк-яракларын бүләк итә.

Авыл кешесе инде өченче тапкыр хәрбиләргә бал җибәрә. Узган ел Александр Коновалов волонтерларга «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына 104 банка (156 кг) горчица һәм чәчәк балы тапшырды. Тагын бер партияне ул «Вместе к Победе» фонды вәкилләренә тапшыра, тагын бер өлеше республика полигоннарына мобилизацияләнгән солдатларга җибәрелә.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 


Фикер өстәү