Анда сезне көтәләрме? «ВТ» хәбәрчесе Питрәчтә контракт буенча хәрби хезмәткә язылып карады

Вакытында кирәк! Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Җаваплы эш хәрби комиссариатлар гына түгел, башка оешмаларга да йөкләнгән. Казанда кәгазь эшен бер көндә ерып чыгарга була. Ә районнарда контракт төзергә җыенган кешегә мөнәсәбәт ничек? Эш ничек оештырылган? Шул сорауларга җавап эзләп, «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе башкалага янәшә урнашкан Питрәчкә юл тотты.

«Вам куда?» Питрәч районындагы хәрби комиссариат бинасының ишеген ачып кергәч, беренче сорау әнә шул булды. «Пока сюда, а потом поглядим». Контракт буенча хәрби хезмәт узу турында сорашырга килгәнне әйткәч, уң якка борылырга куштылар. Мондый эштә кай якка баруың да мөһим бит. Яшь һәм мөлаем гына туташ каршы алды. Дөресен әйткәндә, бу дәрәҗәдәге җитди вазыйфаны ир-егетләргә ышанып тапшыралардыр дип уйлаган идем. Юк икән, биредә Ватан сакчысы булырга теләгән кешенең сорауларына гүзәл зат җавап бирә булып чыкты.

Гаиләсеннән аерылып, ерак юлга чыгарга җыенган кешенең сораулары аз булмый бит инде. Әйтик, акча турында кызыксыну – гадәти нәрсә. Билгеле булганча, контракт төзегән өчен Россия Оборона министрлыгы биргән акчадан тыш, төбәкләр, район һәм шәһәрләр, предприятиеләрдән саллы гына күләмдә өстәмә суммалар түләнә.

Казанда, мәсәлән, шәһәр 200 мең, ә китәсе кеше эшләгән оешма тагын 100 мең сум акча түли. Ә Питрәчтә ничек? Кызганыч, бу сорау җавапсыз калды. «Белмим», – диде туташ. Кайчан алып китәчәкләр? Бу хакта да кистереп әйтүче булмады.

Белешмә тутыру өчен хәрби билет, никахлашу, балалар туу турындагы таныклыклар алып килергә кирәк. Документларны туплап Казанга җибәрәләр. Аннары хәбәр көтәсең.

Документ эшенә тотынганчы, табибка күренә торсаң да була. «Анда сезне көтәләр, баш табибка кереп әйтегез. Тикшеренүне бер көндә узып чыгарсыз. Аннары табиблар чыгарган нәтиҗә белән безгә килерсез. Җомгадан калмагыз инде», – дип озатып калды хәрби комиссариаттагы туташ. Киттек Питрәч районының үзәк хастаханәсенә.

Баш табибның кабул итү бүлмәсендә аның урынбасары янына барырга куштылар. Тик анда эләгү җиңел түгел. Ишек төбендә чират. Ничек инде, миңа комиссариаттан куштылар дип, алардан алга узмак кирәк?! Олы яшьтәге ике апаның чиратны бернәрсәгә дә алмаштырмаячаклары күренеп тора: «Мы тут с девяти»! Баласын күтәреп килгән яшь кенә ханымның үз хәле хәл. Кыскасы, биш ай элек күршесенең үгезен суйганда, мал типкәч, аягы сынган авыл абзые белән безгә чират җиткәндә сәгать телләре 12не суккан иде. Әбәт вакыты! Юк, дөрес уйламыйсыз, кабул итте баш табиб урынбасары һәм әле җиңелчә генә ачуланып та куйды: «Чиратсыз керергә иде! Контрактчыларга бездә – яшел коридор! Махсус шәфкать туташы билгеләдек. Табибларга сезне ул йөртәчәк! Әмма төштән соң инде».

Төштән соң медицина картасы тутыргач, табибка күренә башладык. Хәрби комиссариатта контракт буенча белешергә дип аларга көненә 1–2 кеше килгәнне әйткәннәр иде, ә без өчәү булдык.

51 яшьлек ир-егетнең исемен сорауны кирәк дип тапмадым. «Төрле эшләр башкардым. Соңгы вакытта эшмәкәрлек белән дә шөгыльләндем. Менә хәзер хәрби булырга исәп. Бик күп дусларым махсус хәрби операция зонасында. Мин дә шунда булырга тиеш дигән карарга килдем. Өйдәгеләр ни әйтәме? Балалар зур инде, аларның үз тормышы, үз мәшәкате…» – диде ул артык ачылып китмичә.

Өченчебез – 40 яшьлек ханым. Казандагы хастаханәләрнең берсендә эшли. Контракт төзеп, санитар булырга исәбе. «Ялга чыккач, утырып уйладым да менә шундый җаваплы адымга барырга булдым. Акчада түгел хикмәт. Бертуган энем дә махсус хәрби операция зонасында. Улыма әйттем – каршы килмәде. Кызым әлегә белми…»

Питрәч табибларының эшенә беренче карашка тел-теш тидерерлек түгел. Ике сәгать дигәндә кирәкле белгечләргә күренеп тә чыктык. Сүз уңаеннан, күптән мондый җентекле тикшеренү узган юк иде. Дөрес, сәламәтлек турында белешмәне бер көндә генә әзерләп бетерә алмыйлар. Чөнки кайбер анализларны Казанга юлларга кирәк. «Сезнең хәрби хезмәткә яраклы булуыгыз турындагы белешмә иртәгә төштән әзер булыр», – дип озатып калдылар хастаханәдә.  Нәтиҗәне ничек алдан чамалый алганнарын сорап тормадым.

Тикшеренергә сишәмбе бардык, чәршәмбе нәтиҗәләр әле билгеле түгел иде. Шалтыратып сорагач, анализлар хәтта Казанга да китмәгән булып чыкты. Пәнҗешәмбе әлеге материал язылып беткәндә анализ нәтиҗәләре билгеле түгел иде әле. Димәк, бер көн эчендә документлар әзерләнә дип уйлау – ялгыш фикер.

Үз аягы белән килеп кергән «контрактник»ны район хәрби комиссариатында күтәреп йөриләрдер дисәм, ялгышканмын: миңа карата артык кызыксыну тоймадым. Дөрес, икенче көнне бер ир-ат шалтыратты. Үзен Питрәч хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә сайлап алу өчен җаваплы кеше дип таныштырды. «Кичә сез бездә булгансыз, мин Казанда идем. Килегез, барысын да сөйләрбез, аңлатырбыз», – диде. Минем белән аралашкан, сорауларыма җавап бирә алмаган туташ кем булды – анысын аңлый алмадым. Тик ул көнне контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләп мөрәҗәгать итүчеләр тагын булса, аларның да юллары уңмагандыр дип чамалыйм…

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 


Фикер өстәү