Тәҗрибәле бакчачы Татарстанда көзен утыртылган суган һәм сарымсакка бәйле сорауга җавап бирде

Ноябрь башында аномаль җылы һава күзәтелә.

Татарстанда бакчачылар, ноябрьнең беренче яртысында бик җылы булу сәбәпле, кышка утыртылган сарымсак һәм суганның, тишелеп, өшү ихтималыннан курка. “Яшел” блогер Мария Гарапшина “Челнинские известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, чыннан да, билгеле бер кукркыныч бар.

Октябрь башларында ук утыртучыларның сарымсак һәм суганы тишелеп чыгар, мөгаен. Икесе дә суыкка чыдам яшелчә булганлыктан, тишелсә дә, әйбәт кенә кышларга мөмкин алар. Шулай да, тагын бер атна бик җылы торса, уңышның бер өлешен югалту куркынычы бар. Ә инде ял көннәрендә яки киләсе атна башында суытса, яшелчәләр кышын өшемәячәк”, – дигән ул. Тик, инде әйткәнебезчә, киләсе елда уңышның бер өлеше югалырга: суган һәм сарымсак мәкәйләнергә мөмкин. Бер елны Мариянең бакчасында да шундый хәл булган. Әмма ул әйбәт кенә уңыш җыеп алуга ирешкән.


Фикер өстәү