Татарстанның “яшел” блогеры быел җиләк-җимеш уңышының ничек булачагын әйткән

Мария Гарапшина булачак уңышны кыраулардан саклау буенча үз киңәшләрен биргән.

Быел җиләк уңышы аз булачак. Җимеш агачлары һәм куаклары чәчәкләрен кырау алуга бәйле бу. Алардан уңыш көтеп утыру файдасыз, дигән “яшел” блогер Мария Гарапшина “Челнинские известия” хәбәрчесенә.
“Алмагач, груша, төче чия, чия, абрикос, персик, кура җиләге, карлыган, виктория, башка җимеш агачларының чәчәк-бөреләренә игътибар итегез. Алар коңгыртланып калса (яки уртасы каралса) һәм коела башласа, димәк, җимешләре булмаячак. Җимешкә әйләнгәннәре генә уңыш бирәчәк. Минем күзәтүләрем буенча, җиләк-җимеш уңышы, аеруча иртәнге сортларыныкы, 60 процентка кимрәк булачак”, – дип сөйләп үткән Мария.

Һава температурасының -1…-5 градуска төшүе җимеш агачлары һәм куакларының чәчәк-бөреләре өчен бик хәтәр температура булып санала.

“Шуңа күрә безнең якларда җиләкнең, әйтик, кура җиләге яки викториянең ремонтант сортларын үстерү отышлырак. Алар берничә тапкыр җиләк бирә. Беренче чәчәкләре коелса да, соңгылары барыбер уңыш бирәчәк, – дип аңлатып үткән бакчачы. – Җиләк-җимеш агачларының берничә сортын – иртә, уртача һәм соң өлгерешле сортларын утыртырга киңәш итәм. Шуны истә тотыгыз: иртә өлгерешле сортларны кырау алырга мөмкин”.


Фикер өстәү