Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка Ерак Көнчыгышта төзелеш материалларының кыйммәтләнү сәбәпләрен ачыкларга кушкан

Татарстан Рәисе Россия Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите комиссиясенә җитәкчелек итә.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Ерак Көнчыгышта социаль, мәдәни, транспорт, энергетика һәм коммуналь объектлар төзелешенең кыйммәтләнү сәбәпләрен анализлау буенча җаваплы итеп билгеләгән. Биредә төзелешнең кыйммәт булуы иң элек капиталь төзелеш объектларын җир тетрәү куркынычыннан саклау таләпләрен үтәүгә һәм төзелеш материалларын китерү чыгымнарының зур булуына бәйле.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясенә җитәкчелек итә. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да җаваплы итеп билгеләнгән, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Анализ нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы утырышында Ерак Көнчыгыш федераль округында төзелеш өчен төзәтмә коэффициентларны үзгәртү буенча тәкъдимнәр җиткереләчәк. Владимир Путин анализ эшләрен 1 октябрьгә төгәлләү бурычын куйган.


Фикер өстәү