Газетага язылу

Татарстанда ике исерек мәктәп укучысы юл һәлакәтенә эләккән

Татарстанда 16 һәм 17 яшьлек ике кыз автомобильне законсыз алып китүдә гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, июнь башында Әлмәттә ике дус кыз спиртлы эчемлек куллаганнан соң танышларының машина ачкычларын алган һәм автомобильдә йөрергә чыккан. Әмма алар идарәне югалтып, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Һәлакәт урыныннан яшүсмерләр качып киткән.

Кызларга автомобильне урлау максатыннан башка, алдан килешеп, төркем белән законсыз үзләштерү турында гаепләү белдерелгән. Җинаять эше судка җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре