«Татарстан – дөнья күләмендә уникаль үрнәк»: республикабызда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәү сере нидә?

4 ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне. Бәйрәм уңаеннан милли бергәлекне, телне, гореф-гадәт, мәдәниятне саклап калу – дус-тату яшәү серләре турында республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең фикерләрен сораштык.

Әхмәд Иштиак, Татарстан һәм Һиндстан арасында элемтәләрне үстерү үзәге җитәкчесе:

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгына багышланган чарада катнаштык. Анда Татарстанда төрле милләтләрнең ничек итеп дус яшәве турында сөйләдек. Төрле диннәр, милләтләр бергәлеге булган Татарстан – дөнья күләмендә уникаль үрнәк. Бар да тәртиптә, бар да яхшы. Бу – республика җитәкчелегенең зирәк сәясәте нәтиҗәсе дип уйлыйм. Икътисад та алга бара. Республика шәһәрләрендә күпме Халыклар дуслыгы йортлары эшли бит. Бу – бердәмлек дигән сүз.

Татарстанда 3 меңләп һинд яши. Күбесе – студентлар. Милләттәшләрем саны елдан-ел артып тора. Студентлар Казан вузларына табиб, инженер, журналист һөнәрен үзләштерергә килә. Бер хөрмәтле табибыбыз Чүпрәле районы хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшли.

Казандагы Халыклар дуслыгы йортында бүлекчәбез, Яшел Үзәндә мәдәни үзәгебез бар. Анда төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырабыз. Якшәмбе мәктәбендә дәресләр күбрәк онлайн оештырыла.

Артур Пашеев, Республика онкология үзәгенең анестезиолог-реаниматологы:

– «Ана теле» онлайн платформасы аша татарча өйрәндем. Тик кызганыч, быел аны яптылар. Яңадан ачсалар, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә бик файдалы булыр иде.

Татарча сүзләрне дөрес әйтәмме, юкмы? Бу турыда татарча белүче хезмәттәшләремнән гел сорый идем. Беркайчан да, аптыратма әле, димәделәр. Эштән кайткач, көн саен 30 минут татарча өйрәндем. Татар телен белгәч, әби-бабайлар белән рәхәтләнеп сөйләшәм хәзер. Хатыным Алия – ярымтатар (көлә). Өйдә аның белән русча сөйләшәбез, эштә татарча аралашырга тырышам. Төркиядән студентлар килгән иде. Алар белән дә татарча аңлаштык. Татар мәдәнияте белән кызыксынам. Интернеттан татар спектакльләре, фильмнар карыйм. Татарстанда яшәгәч, татарча белергә кирәк дип саныйм.

Бейшенбек Муканбетов, Татарстанда кыргызлар милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе:

–  Татарстанда кыргызлар саны 12 меңгә якын. Казанга кардәшләремнең күбесе сезонлы эшләргә килә. Алар «Тура» базарында сату итә, автобуслар йөртә, төзелештә хезмәт куя.

Татарстанда яшәү рәхәт. Бу – минем икенче Ватаным. Казанга килүемә – 40 ел. Хатыным – татар. Ул – Кайбыч районының Борындык авылыннан. Ике ул тәрбиялибез. Өйдә татар, рус, кыргыз телләрендә сөйләшәбез. Милли ризыклар пешерәбез, гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Елга ике тапкыр туган якка кайтырга тырышам.

Якшәмбе мәктәбенә 20–25 бала йөри. Традицияләр дә, бәйрәмнәребез дә күп безнең. Ат чабышлары, дини һәм балаларны сөннәткә утырту кебек гаилә бәйрәмнәрен дә үткәрәбез. Бала беренче адымын атлаган көнне корбан чалабыз, бишбармак пешерәбез. Бергә җыелышырга сәбәпләр күп, кыскасы.

Айсылу Лотфуллина, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» бөтенроссия конкурсының тәрбиячеләргә кагылышлы номинациясендә җиңүче:

– Максат нинди – нәтиҗә шундый! 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителү уңаеннан, телгә, мәдәнияткә игътибар артты, бик күп чаралар үткәрелде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Бу өлкәдәге барлык чаралар да телгә уңай караш, ихтыяҗны арттыра. Әлеге чаралар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калам.

Балаларга килгәндә, тел кызык, мавыктыргыч булса, алар рәхәтләнеп өйрәнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бу аеруча актуаль. Уен аша, балаларның ихтыяҗын, тормыш күзаллавын исәпкә алып төзелгән дәресләр татлы «җимеш»ләрен бирә. Телгә кагылышлы бәйге-бәйрәмнәрнең еш оештырылуы да уңай нәтиҗәләргә китерә.

Сэсэгма Бубеева, бурятларның Казандагы милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:

Заман үзгәрә. Менә шул вакытта үз милләтеңне саклау калу бик мөһим. Уен кагыйдәләре үзгәрсә дә, борынгы әби-бабайлардан калган рухи байлык, мирас һәрвакыт яши. Милли җырлар, биюләр, халык иҗаты аша телне саклау мөмкинлеге бар. Якшәмбе мәктәбендә 15 бала бурятча өйрәнә.

Казанда үзебезне өебездәге кебек хис итәбез. «Татарстанда бурятларның гадилеге, Мәскәүнең инфраструктурасы бар», – дип әйтергә яратам мин. Монда күченеп килүемә – 12 ел. Татарстанда бурятларның саны 200гә якын. Башта ун гына булганбыз. Ишәябез!

Виталий Агапов, Татарстанның халык артисты, Татарстан халыклары ассамблеясының Чаллыдагы филиалы җитәкчесе:

– Чаллыда 86дан артык милләт вәкиле яши. КамАЗ төзелгәндә, бу сан 143 булган. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында 22 милләтнең үз оешмасы бар. Туган телләр, гореф-гадәтләр, йолаларны саклап, киләчәккә җиткерү өчен, төрле бәйрәмнәр, чаралар уздырабыз. Мин – Чаллыдагы керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе дә әле. Автокалада халык саны алу нәтиҗәләре буенча 6 мең керәшен яши. Әмма бу сан күпкә артыграк дип саныйбыз. Без – актив эшләүче диаспораларның берсе. Якшәмбе мәктәбебез эшли, керәшеннәрнең музее бар. «Нардуган», «Питрау» бәйрәмнәрен утыз елдан артык уздырабыз инде. Без төрки халыклар төркеменә керәбез. Мин: «Телебез татар икән, төбебез татар», – дип тә әйтеп җибәрәм.

Халыкларны бөек яки кечкенә дип бүләргә ярамый. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, йоласы бар. Үрнәк алырлык нәрсәләр күп. Тик нинди халык булуга карамастан, үз гореф-гадәтләрең белән чит йортка кереп, тәртип урнаштырырга кирәкми. Илеңнән кубып, Татарстанга килгәнсең икән, мондагы кагыйдәләрне истә тотып, үз йолаңны белеп, халык белән бергә яшәргә тиешсең. Әгәр үз тәртипләреңне урнаштырасың икән, бу гомер буе шул җирлектә яшәүче халыкка ошамаячак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү