Үрдәк һәм каз муеныннан тутырма РЕЦЕПТЫ

Үрдәк һәм каз муеннарыннан тутырма ясыйлар икән, кызлар-егетләр! Шуны яңа белдем. Ә сез белә идегезме? Шаккаттым!

Эш тәртибе. Муенны җәрәхәтләми һәм ертмый гына кисеп алырга. Бик җайлы чыга икән тиресе, сөяк өлеше кала. Аннары үрдәк, казның эч-башын иттарткычтан чыгарырга, майлы эчәкне дә юып кушарга була. Суган, сарымсак, Адыгея тозы, төелгән кара борыч кушып, фаршны суккалап, болгатып, бер массага әверелдерергә.

Дөге бүрттереп кушсагыз ярый. Эчәк формасындагы муен тиресенә әлеге массаны тутырып, ике башын тегәргә.


Фикер өстәү