Татарстанда яшьлек эшче ток сугудан үлгән

Татарстанның Әлмәт районында эшче егетне ток сугып үтергән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Фаҗига кичә кичке җиделәр тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, 21 яшьлек эшче Дербедень авылы янында бораулау җайланмасында монтажлау эшләре белән шөгыльләнгән. Бер мизгелдә субподряд оешмасы хезмәткәрен ток суккан һәм ул мәйданчыкка егылган. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Урынга Әлмәт прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев та килгән.

Хәзерге вакытта хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше тикшерелә, җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

/Татар-информ


Фикер өстәү