Танылган яшь актер ток сугудан үлгән

Иван Охлобыстин белән «Не детский дом» фильмында төшкән яшь актер Арсен Суховский ток сугудан үлгән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Егетнең үлеме турында башта аны тәрбиягә алган әнисе хәбәр иткән, аннары Medvedfilm production кинокомпаниясенең генераль продюсеры Юлианна Медведева, Охлобыстин да кайгылы хәбәрне раслаган.

18 яшьлек Суховскийның гәүдәсен 14 гыйнварда төзелеш трансформатор будкасы янында табалар. Ул театр мәктәбенә укырга кергәннән соң, буш вакытларында бер компаниядә төрле эшләр башкарып йөргән. «Җитәкчесе янына хезмәт хакын алырга баргач, тегесе аны трансформатор будкасындагы счетчикларны фотога төшерергә җибәргән һәм аны шунда ток суккан», – дип хәбәр иткән Медведева.


Фикер өстәү