Розалия Шәрифуллина: “Ватаным Татарстан” газетасына язып чыккач, безгә ярдәм итүчеләр күп булды

– Авыру бала үстерәм. Улым Дамирның язмышын “Ватаным Татарстан” газетасына язып чыккач, безгә ярдәм итүчеләр күп булды. Мин анда балама кыйммәтле операция кирәклеген әйткән идем. Җырчы Венера Шәмиева безгә ярдәм итәргә алынды. “Киләчәккә ышаныч” хәйрия фонды безгә анализлар тапшыру өчен мөмкинлек тудырды. Уйламаганда бер белмәгән кешеләрнең безгә ярдәм итүенә бик сөендем. Безгә бик күп кешеләр акча күчерде. Барлык гаиләбез белән бик куандык һәм барлык кешеләргә чиксез рәхмәтлебез. “Киләчәккә ышаныч” фондында эшләүче һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Улыма ярдәм иткән һәркем авырмасын, аларның гаиләләренә борчу килмәсен.

 Розалия Шәрифуллина


Фикер өстәү