82 яшьлек Венера Гыйлаҗева: «Шомыртны агач башына менеп җыям»

Баулы районының Татар Томбарлысы авылында утта янмый, суда батмый торган бик гаярь  әби яши. 82 яшьлек Венера Гыйлаҗеваның икенче сулышы җиденче дистәсен ваклагач ачылган. Картлык көнендә велосипедта йөрергә өйрәнгән. Аптырап тормый, чит илләргә барып, дөнья күреп кайта ул. Шуның кадәр көчне каян ала икән?

Унбер баланың иң төпчеге булып дөньяга аваз салган ул. Шуңа да карамастан, иркәләнергә туры килмәгән. 12 яшьтән колхоз эшенә йөри башлаган. Үзеннән өлкәннәр белән беррәттән печән чапкан.
– Кызым, 41 нче ел балалары перәннек ашап утырмады. Черек бәрәңге ашап үстек. Өйдә эш күп: мал-туарны да, кош-кортны да күп асрадык. Элек колхозда терлекләргә бушлай ашлык, фураж бирү юк иде. Сөт, ит булгач, ачтан үлмәдек. Мин – крестьян баласы. Ныклык, көч шуннан киләдер. Сыер асраудан үзем дә әле берничә ел элек кенә туктадым, – ди Венера әби.

Күпбалалы гаиләдә һәр бертуган өчен борчыласы. Өч абыйсы фин сугышында һәлак булган. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан. Бар авырлык әнисе җилкәсенә төшкән. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, Венера укуын Баулыда дәвам иткән. Әнисенә тормыш көтәргә җиңелрәк булсын дип, укуын тәмамламыйча, фермага эшкә урнашкан. Сыер сауган, бозау караган. 40 еллап гомере терлекчелектә үткән.  Бер елны да райондагы слетка бармыйча, бүләксез калмаган. Сыер сауган җирдән слетка баргач, ферма мөдире итеп сайлаганнар. Бер ел эшләгәч, Казанга делегат итеп, Кремльгә җибәргәннәр. Бу вакыйганы бер дә онытмый. Колхоз аңа беренчеләрдән булып, кер юу машинасы бүләк иткән. Бәясен дә хәтерли: 752 сум. Ул чакта авылда андый көнкүреш техникасы берәүдә дә юк әле. Тик Венера бүләкнең рәхәтен күрмәгән. Акчасы тормыш итәргә булсын дип, әнисенә кер юу машинасын сатарга кушкан. Почетлы колхозчы хезмәт еллары турында зарланып түгел, яратып сөйли.

Өч кыз тәрбияләгән, ире мәрхүм булганга – 33 ел. «Ялгызым өйдә утырсам чирлим, шуңа күрә гел хәрәкәттә булырга тырышам», – ди әбекәй. Бүген инде ул авылның актив әбисенә әйләнгән. Авыл мәдәният йортында эшләп килүче «Хәтирә» фольклор ансамбле ветераны, кайда чакырсалар, шунда бара. Концертка барып, биеп тә кайта, мәчеткә дә йөри, уразасын да тота. Кыскасы, дин белән мәдәниятне аермый. Коронавирус вакытында, клублар онлайн эшкә күчкәч, авыл халкына көлтә бәйләү серләре турында сөйләгән. Йолаларны яшь буынга өйрәтеп калырга тырыша.

– Бер чараны да калдырмый. Тиз генә ипиен пешереп, яулык, алъяпкычын бәйләп, клубка килеп җитә, – ди китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова. – Венера әби биштәр асып, иртүк чишмәгә суга бара. Ел дәвамында урманнан кайтып керми. Кыш көне чаңгыда чыгып китә. «Мин фәлән сәгатьтә килдем» дип карга язып калдыра. Берсендә икәүләшеп рәхәтләнеп чана шудык. Җәй көне үләннәр җыя. Кем авырый, шуңа бушлай өләшә. Себергә кадәр җибәрә хәтта. Нарат, каен бөресе, әрекмән, кычыткан, чабыр үләне… Барысының да вакытын һәм тәртибен белеп җыя. Кыш көне көмәнле чакта бик нык шомырт ашыйсым килде. Бу вакытта аны кайдан табасың? Венера апа туңдыргычта катырылган шомыртын күтәреп килеп җитмәсенме! Шуннан соң кап-кара шомырт күзле кыз таптым.

Шомырт дигәннән, Венера әби аны ботагына үрелеп түгел, агач башына менеп җыя. Алмасын да, башка җиләк-җимешне дә шулай. Аңа шулай рәхәтрәк. Курку хисен җиңә белә. 76 яшьтә велосипед сатып алып, курка-курка гына өйрәнгән булса, хәзер рәхәтләнеп җилдерә. Эш беткәч, кичләрен урам әйләнә.

Интернетны белми, хәтере яхшы, теләсә, анысын да өйрәнер иде. Аның өчен кешеләр белән аралашып яшәү мөһимрәк. Соңгы елларда чит илләрдә дә еш йөргән. Дөньядагы иң зур мәчетне күрер өчен Дубайга барган. Сочида берничә тапкыр ял иткән, Төркиягә еш бара икән.

– Әни, гомер буе безнең өчен яшәдең, хәзер үзең турында уйла, диде балалар. Дөньяны кызым Алсу белән бергәләп гизәбез. Сыер савучы, колхозчының да ял итәргә хакы бар. Бу тормышны яратмыйча буламыни?! Һәр җире чәчкә бит аның. Ел фасылларының барысын да яратам. Яңгырга да, җил-буранга да риза мин, – ди Венера әби.
Диңгез буенда кызынып, экзотик җимешләр ашап, көч җыеп кайта ул. Авылда инде башка тормыш. Монда фырт итеп кенә яшәп булмый. Кулына балта алып, утын яра. Җирен казып, яшелчәсен, җиләк-җимешен утырта. Аннан инде, мунча ягып, үлән төнәтмәсе белән юына. Яшәү көче сиңа үзе генә килеп ябышмый, аны үзеңә эзләргә кирәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү