Татарстанның бер районында хатын-кыз янып үлгән

«Прибрежный» бакчачылык коммерцияле булмаган берләшмәсендә янгын турында хәбәр 5 ноябрьгә каршы төндә килә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр такта мансардалы бер катлы агач бакча йорты януын ачыклый.

50 квадрат метр мәйданда ут сүндерелгән.

Янган калдыкларын актарганда, янгын сүндерүчеләр йортның 51 яшьлек хуҗабикәсе гәүдәсен табалар.

Беренчел мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган.

/Татар-информ


Фикер өстәү