6 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Татарстан Республикасы Конституциясе көне

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан утыз бер ел элек Республика парламенты, татарстанлыларның төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итә. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.

Әйләнә–тирә мохитне кораллы конфликт һәм сугышлар вакытында куллануга халыкара каршылык күрсәтү көне

2001 елның 5 ноябрендә БМОның Генераль Ассамблеясе һәр елның 6 ноябре көнне Әйләнә–тирә мохитне кораллы конфликт һәм сугышлар вакытында куллануга халыкара каршылык күрсәтү көнен билгеләп үтү турында игълан итә. Әлеге карарны кабул иткәндә, БМО кораллы конфликтлар вакытында әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның, конфликт беткәннән соң да, озак вакытка экосистемалар һәм табигый ресурсларның хәле начараюына китерүен, күп очракта моның берничә дәүләткә һәм киләчәк буын вәкилләренә дә кагылуын исәпкә ала.

Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы

Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы (International Week of Science and Peace) беренче тапкыр 1986 елда Халыкара тынычлык елы кысаларында уздырыла. Аны оештыручылар традицияне дәвам итәргә карар кылалар. Аларның тырышлыклары юкка гына булмый. 1988 елның декабрендә БМО Генераль ассамблеясы Халыкара фән һәм тынычлык атналыгын үткәрү вакытын рәсми рәвештә билгеләгән резолюция кабул итә. Шул вакыттан бирле бу вакыйга 11 ноябрь кергәнатна дәвамында билгеләп үтелә. Бу 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья тынычлык һәм үсеш өчен фән көненнән соң баручы дата.

Тинчурин театры

Театр Бөтенсоюз колхоз алдынгыларының соравы һәм Кәрим Тинчуринның шәхси башлангычы белән Татар дәүләт академия театрының күчмә филиалы буларак барлыкка килә. Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» пьесасы буенча беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Татар АССРның Питрәч районы Шәле авылында куела. Нәкъ менә шушы көн театрга нигез салыну датасы итеп алына да. Труппа нигезен ул вакытта академия театрының Гөлсем Болгарская, Зариф Закиров, Ибраһим Шаһдалиев, Мәҗит Илдар, шулай ук Әзәл Яһүдин, Гөлсем Камская, Бибинур Галиуллина кебек танылган артистлары тәшкил итә. 1938 елда театр, Балтач авылында төпләнеп, мөстәкыйль колхоз-совхоз театры статусын ала. 1942 елда театр Буа шәһәренә күчә, ә 1944 елда Казанга күчерелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү