Җирдә көчле магнит давылын теркәгәннәр

Гамәли геофизика институты 5 ноябрьнең икенче яртысында Җирдә көчле магнит давылын теркәгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, планетаның магнит кыры G3 дәрәҗәсенә җиткән, бу биш күрсәткеч шкаласы буенча «көчле», анда G5 — «экстремаль көчле», ә G1 — «көчсез».

G3 дәрәҗәсендә Җирдә энергетика системаларында проблемалар туарга мөмкин, шул исәптән саклау системаларында ялган сигналлар һәм май трансформаторлары «кайнап чыгу», иярчен һәм түбән ешлыклы радионавигациядә, югары ешлыклы радиоэлемтәдә өзеклекләр булырга мөмкин. Ә урта киңлекләрдә планетада яшәүчеләр поляр балкышларны күзәтә ала.

 


Фикер өстәү