Татарстанга бик көчле магнит давылы якынлаша

Аның көчен 5 балл дәрәҗәсендә бәяләгәннәр.

13 февральдә Татарстанда гаять көчле магнит давылы көтелә. “Gismeteo” сайты мәгълүматларына караганда, аның көче 5 балл дәрәҗәсендә бәяләнә.
Казанда магнит давылының иң көчле вакыты төнге 12.00 һәм көндезге 12.00 сәгатькә туры килә. Шуннан соң аны көче кими башлаячак. Ә инде 13 февральдә магнит тирбәлешләренең көче 3 баллга калачак.

Исегезгә төшерәбез: магнит кыры йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә йогынты ясарга мөмкин. Магнит давыллары вакытында йөрәк өянәкләре, гипертоник кризлар һәм инсультлар саны арта.


Фикер өстәү